Дәүләтназар Худоназаров: «Милли кино бер фильм белән дә анда күрсәтелгән халыкка һәм аның мәдәниятенә мәхәббәт уятырлык булырга тиеш»
К ленте новостей

Дәүләтназар Худоназаров: «Милли кино бер фильм белән дә анда күрсәтелгән халыкка һәм аның мәдәниятенә мәхәббәт уятырлык булырга тиеш»

28 Апреля 2019

XV Казан кинофестивалендә чараның мәртәбәле кунагы, режиссер, оператор һәм сценарист, Таҗик ССР халык артисты Дәүләтназар Худоназаров белән иҗади очрашу узды. Режиссер Татарстан башкаласында «В талом снеге звон ручья» фильмының аклы-каралы версиясен күрсәтте (төсле версиясе 90нчы еллар башында югалган — ред.) һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирде.

1982 елгы драма Валерий Тальвикның «День Победы» повестена нигезләнгән. Ул ерак таҗик кышлавында яшәүче олы яшьтәге чабан (сарыклар көтүче) турында. Герой һәрвакыт гади һәм лаеклы итеп яшәргә тырыша. Ул чукрак яшь көтүчене карый һәм җинаять юлына баскан улыннан баш тарта. Ләкин югалтулар да урап узмый: сугышта контузия ала, яраткан хатыны бала тапканда үлә... Фронтовик үзен сугышта коткарып калган Коля исемле танк йөртүчене табарга өметләнә. Ул исеменнән кала, аның турында берни белми, ләкин гомере буе исеннән чыгармый.

«Без бу картинада гаиләдә буыннар алмашу, «мәхәббәт», «йорт», «туганнар», «туган җир» төшенчәләренең нәрсә аңлатуы турында сөйләргә тырыштык» , - дип уртаклашты режиссер.

Таҗик кинематографы үсеше турындагы сорауга җвап биреп, Дәүләтназар Худоназаров режиссерларга һәркемнән өйрәнергә, ләкин үзең булып калырга киңәш бирүен әйтте. «Соңгы 25-30 елда Иран киносы - ул искиткеч күренеш… Ләкин мин таҗик киносының үзенекеннән кала башка идеологияне чагылдыруын теләмәс идем. Аның нигезендә кешелек кыйммәтләре, бар кешеләрнең якынлыгы булырга тиеш. Иң мөһиме - кеше булып калу, милләт тә, дин дә гомумкешелек кыйммәтләреннән өстен була алмый», - дип йомгаклады режиссер.

Татарстан кинематографына килгәндә, Дәүләтназар Худоназаров VIII КХМКФ жюри рәисе булуын искә төшерде. «Мин Татарстан кинематографында аның халкының асылын, кичерешләрен һәм эчке халәтен чагылдырган фильмнар булуын телим. Әйтик, мин татарлар һәм Татарстан турында берни дә белмим ди, ләкин бер татар киносын карауга, миндә бу халыкка карата мәхәббәт уяна. Милли кино шундый булырга тиеш», - дип аңлатты режиссер.

Дәүләтназар Худоназаров Хуҗаколы Нарлыевның төрекмән халкына багышланган «Невестка» фильмын мисалга китерде. «Минем ул вакытта Төрекмәнстанда булган юк иде, ләкин бу фильмны карауга төрекмән халкына, бу илнең табигатенә бөтенләйгә гашыйк булдым. «Невестка» фильмы һәрвакыт минем белән. Гадәттә фильмнарда ком - ул үлем, чүл билгесе, ә монда ул - яшәү символы», - дип сөйләде ул.

Залда утырган төрекмән режиссеры, оператор, сценарист Хуҗаколы Нарлыев үз чиратында 1966 елда Дүшәмбедә Дәүләтназар Худоназаровның режиссерлык дебюты - «Колыбельная» фильмын каравын һәм фильмның үзендә тирән кичерешләр уятуын әйтте. «Фильм ерак тауларда яшәүче һәм әйләнә-тирә дөнья белән җәй көн генә аралашучы кешеләр турында. Анда кышын юлларны кар каплый. Режиссерның туган җире турындагы бу фильмны карагач, таҗик халкына гашыйк булмый мөмкин түгел», - дип сөйләде Хуҗаколы Нарлыев.