«Алтын минбар» кинофестиваленең Халыкара питчингында Иран кинопроекты җиңү яулады
К ленте новостей

«Алтын минбар» кинофестиваленең Халыкара питчингында Иран кинопроекты җиңү яулады

8 Сентября 2024

Казан дәүләт мәдәният институтында «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестиваленең Халыкара кинопроектлар питчингы узды. Җиңүне «Ак ат» проекты белән Иран сценаристы Джавид Собхани яулады. Җиңүчегә фильм төшерүгә 500 мең сум тапшырылачак.

«Аңлатып булмаслык дәрәҗәдә бәхетлемен. Нәкъ менә минем эшемне комиссия хуплавына ышанып бетә алмыйм. Коллегаларымның нинди җитди сценарийлар тәкъдим итүен исәпкә алып, үземдә тагын да зуррак җаваплылык хисе тоям. Жюриның өметләрен аклау өчен бөтен көчемне куячакмын», — дип вәгъдә итте Джавид Собхани.

Хәзерге вакытта кинопроектның иҗат төркеме әле расланмаган. «Без, проект максималь дәрәҗәдә реалистик булсын өчен, Россия, аерым алганда Татарстан кинематографистларын җәлеп итәргә теләр идек», - дип өстәде сценарист.

Булачак фильмның сюжеты Мәскәүнең яшь журналисты тарихына бәйле. Ак ат турындагы серле хыяллар белән яшәүче кыз әнисенең Иран татарына кияүгә чыгу серен ачарга тырыша.

Җаваплар эзләп, ул үзенең гаилә тарихын белер өчен Нәүрүз бәйрәме вакытында Россиядән Иранга сәяхәткә чыга. Әтисенең революцион үткәнен барлап, дөньяның төрле мәдәниятләрнең үзара үрелүенә бәйле чын асылына төшенә.

«Тарих милли үзаң темасын күтәрүе белән эләктереп алды. Без, төрки дөнья вәкилләре буларак, нәселдәнлекнең үз-үзебезне кабул итүгә никадәр йогынты ясавын һәм тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итүен яхшы аңлыйбыз»,-дип аңлатты жюриның сайлавын хөкемдарлар комиссиясе әгъзасы, креатив индустрияләр ассоциациясе рәисе һәм «Этномедиа» кыргыз кинофильмнарының беренче онлайн-кинотеатрының коммерция директоры Асель Умарова.

Быел сайлап алу комиссиясе 30 илдән 106 гариза караган. Халыкара питчингның финал этабына Россия, Кыргызстан, Иран, Төркия, Әрмәнстан, Пакистан һәм Бангладештан 12 сценарий үткән.

Жюри белдерүенчә, фикер алышу вакытында комиссия өч фаворитны аерып чыгарган. Лидерлар өчлегенә Айнур Дәүләтовның «Өйгә кайтканда» анимацион кинопроекты (Татарстан) һәм Роман Королевның «Албасты» фолк-хорроры (Татарстан) сценарийлары кергән.

Халыкара питчинг «Алтын минбар» кинофестиваленең эшлекле программасына керә, Халыкара Экспертлар советы каршында кинопроектларны — сценарийларны, сценарий гаризаларын яки синопсисларны ачыктан-ачык тәкъдир итү һәм яклаудан гыйбарәт. 

Питчингның мәҗбүри шарты - Татарстан белән копродукция: фильм төшерүдә Татарстан кинематографистларының катнашуын яки республика территориясендә узуын күздә тотарга тиеш. Питчинг Россия төбәкләрендә, шул исәптән чит илләр катнашында, Татарстан белән берлектә кино җитештерүне үстерүгә этәргеч бирә. 

Исегезгә төшерәбез, «Алтын минбар» XX Казан халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узды. Фестивальнең девизы: «Мәдәниятләр диалогы аша – мәдәниятле диалогка» барлык милләт һәм дин вәкилләренең дуслыгына һәм хезмәттәшлегенә өнди.

«Алтын минбар» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.