«Алтын минбар» XX Казан халыкара кинофестивале җиңүчеләре игълан ителде
К ленте новостей

«Алтын минбар» XX Казан халыкара кинофестивале җиңүчеләре игълан ителде

12 Сентября 2024

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган «Алтын минбар» XX Казан халыкара кинофестиваленең ябылу тантанасында форумның җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Тантана башында тамашачыларга быелгы проектның иң якты мизгелләре кергән кинофестиваль көндәлеген күрсәттеләр. Аннары залда утыручыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.

“«Алтын минбар» - абруйлы фестиваль. 47 илдән килгән 800 гариза моны раслый. Бөтен дөнья кинематографистлары бирегә тартыла, чөнки форумда проектларын хезмәттәшләренеке белән чагыштырып, үз эшләренә яңача карау мөмкинлеге бар. Әлеге фестиваль халыкара багланышларны ныгытуга зур өлеш кертә", - дип саный ул.

Марат Әхмәтов «Кино сәнгатендә гуманлык өчен» Татарстан Рәисенең махсус бүләген һәм «Телсез күке» (Россия, Татарстан) фильмы өчен режиссер Рәүф Кубаевка 500 мең сум күләмендә премия тапшырды.

Бу кичне шулай ук педагогика фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева иң яхшы кыска метражлы милли фильм — режиссер Сергей Киатровның «Әминә» картинасы (Россия, Татарстан) һәм иң яхшы документаль милли фильм номинациясе — Алексей Барыкинның «Маэстро куллары» (Россия, Татарстан), балалар өчен иң яхшы милли фильм - Булат Сабитовның «Мин килермен» (Россия, Татарстан) җиңүчеләрен бүләкләде.

Аңа «Милли конкурс» номинациясендә призерны игълан итү дә насыйп булды. Иң яхшы милли фильм өчен призны «Монисто» картинасы режиссеры Гөлназ Галимуллина (Россия) алды.

«Татарстан кинематографының потенциалы ифрат зур. Күп кенә эшләр халыкара фестивальләрдә тәкъдим ителергә тиеш. Алар бу феноменны бөтен дөнья тамашачылары күрсен өчен шундый проектларда катнашырга тиеш», - дип саный жюри әгъзасы Премендра Мазумдер (Һиндстан).

Аннан соң катнашучыларны махсус призлар белән бүләкләү башланды. Зөфәр Бохараев исемендәге кино сәнгатенә ышаныч өчен махсус бүләкне Юрий Гвоздьның «Хәтер төсмерләре» фильмы алды.

Россия кинематографистлар берлегенең Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе дипломына Ахмед Альхасавиның «Әчкелтем-баллы» фильмы (Согуд Гарәбстаны), ә призга — Прасанн Витханагеның «Җәннәт» фильмы (Шри-Ланка) лаек булды.

Быел «Сугыш һәм тынычлык — яңа территорияләр» махсус номинациясе булдырылды. Бу программадагы тасмалар тарихи хәтерне сакларга ярдәм итә, геройларның шәхси тарихларына нигезләнә. Фильмнар яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный, сугыш вакыйгалары призмасы аша дөньяның кыйммәтен күрсәтә. Ватанны саклаучылар турындагы истәлекне саклауга үзгә һәм заманча караш өчен Фәрит Фәрисовның «Йә, исәнме, кадерлем» фильмын бүләкләделәр.

Һәр кинофестивальнең иң мөһим призларының берсе - тамашачылар мәхәббәте призы. «Алтын минбар» кинофорумының башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова: «Иң беренче чиратта кино бит тамашачы өчен төшерелә», - дип саный.

Быел тамашачыларның йөрәген Юнес Бенның (Тунис) «Суфыйчылык» фильмы яулады.

Моннан тыш, Айтуганова Ашраф Сарханны (Мисыр) һәм Алмоханнад Кальсомны (Сүрия) фестивальне үстерүгә керткән өлешләрк өчен дипломнар белән бүләкләде. Сәхнәгә шулай ук кинофестивальнең иң яшь катнашучысы Әмир Аббясов чыкты. Ул башкарма директор кулыннан «Уңышлы кинодебют» дипломын кабул итте.

Шулай ук Татарстан кинематографын үстерүгә керткән өлеше өчен диплом белән Вячеслав Кораблев бүләкләнде.

Жюриның махсус бүләгенә «Иосифның улы» (Һиндстан) фильмы белән Хаобам Пабан лаек булды.

Быел NETPAC жюри составы Төркиядән Фикрет Рейханның «Пыяла пәрдә»сен аерым билгеләп узды.

«Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» бүләген «Россия — Ислам дөньясы» программасыннан берьюлы ике фильм бүлеште: Руслан Акунның «Җәннәт аналарның аяк астында» (Кыргызстан) һәм Абделил Эльның «Кол» (Марокко) картиналары.

Залдагыларны кинопроектның уңышлы тәмамлануы белән котларга һәм бүләкләр тапшырырга сәхнәгә Россия мөфтиләр советы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов чыкты.

«Безнең кинофестиваль бик мөһим мәгърифәтчелек миссиясен алып бара. Ел саен бирегә дөньяның төрле почмагыннан рухи-әхлакый кыйммәтләребезне уртаклашучы дуслар җыела. Моннан 20 ел элек, кинопроектка нигез салынган вакытта, без нәкъ шул хакта хыялландык. Фестиваль тагын озак еллар рухи кыйммәтләребезне трансляцияләяләр һәм планетадагы барлык кешеләрне тынычлыкка өндәр дип өметләнәбез», — диде ул.

Рухи байлыкларны саклауга, кинофестивальне оештыруга һәм уздыруга керткән зур өлеше өчен Рушан хәзрәт Аббясов Лилия Борһановага рәхмәт хатын тапшырды. Татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф — гадәтләрен алга этәргән өчен Россия мөселманнары медале белән Светлана Бохараева, милли кинематографны алга этәргән, татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча күпьеллык эше өчен Миләүшә Айтуганова бүләкләнде.

Традиция буенча, иң төп бүләкләрне соңгарак калдырдылар. Рафаэль Мукаевның «Намус» фильмы (Россия) иң яхшы кыска метражлы уен фильмы дип танылды, ә быелның иң яхшы документаль фильмы исеменә Муса Туреның «20 ел узгач» кинотасмасы (Сенегал) лаек булды.

«1920 елга кадәр документаль фильмнарның 50 проценты Россиядә төшерелгәнен бик аз кеше белә. Әлеге жанрдагы профессионалларның күбесе Россиядә туган. Ауропада документаль метрларны төшерү инициативасын күпкә соңрак күтәреп алдылар. Кызганыч, әлегә алар уен фильмнары дәрәҗәсендә түгел. Әмма быел жюри өч эш турында бәхәсләште», - дип белдерде жюри әгъзасы Мисфера Альмуса (Согуд Гарәбстаны Корольлеге).

Шулай да комиссия җиңүчене билгели алды - Муса Туреның (Сенегал) «20 ел узгач» картинасы әлеге номинациядә иң яхшы дип танылды.

Кинематографта иң актив үсә торган жанрларның берсе дип анимацияне атарга мөмкин. Шул сәбәпле быелдан башлап фестивальдә номинация яңадан торгызылды. Әлеге бүләкне Рамак Аминаның (Иран) «Кәгазь чәчәкләр» метры яулады.

Кичәдә Гран-прины игълан итү мизгеленә якынайган саен, залдагы атмосфера тынгысызлана барды. Әмма төп җиңүче игълан итәр алдыннан, тулы метражлы уен фильмның иң яхшы режиссерын һәм сценаристын игълан иттеләр. Ике номинациядә дә җиңүче - «Гашыйклар тавы» тасмасының режиссеры һәм сценаристы Салават Юзеев (Россия, Татарстан) .

«Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы оператор эше» номинациясендә бүләккә «Бауырына Салу» фильмы операторы Жанарбек Елеубек (Казахстан) лаек булды.

«Эволюция» картинасыннан Улмаса Ораева (Үзбәкстан) һәм «Газәлләр» дән Сепиде Арман «Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актеры» һәм «Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актрисасы» традицион номинацияләрендә җиңүчеләр дип табылды.

Ниһаять, жюри рәисе Метин Гюнай кинофорумның төп призына лаек булучының исемен атады. Быел иң яхшы тулы метражлы уен фильмы өчен Гран-при Алексей Романовның (Россия) «Мәңгелек карлар турында риваять» фильмына тапшырылды.

«Мин әлеге бүләкне Казанда алуыма аеруча шатмын. Казан якут киносы өчен символик әһәмияткә ия. Моннан 28 ел элек, безнең кинематография беренче адымнарын гына ясаганда, бирегә якут киносы көннәре белән килдек. Шул рәвешле Казан якут кинематографын үстерүгә этәргеч бирде», - диде Алексей Романов.

Быелгы кинопроектта 47 илдән 814 киноиндустрия вәкиле катнашырга теләк белдерде — фестивальнең оештыру комитеты нәкъ шул кадәр гариза кабул итте. Әмма проектның конкурс программасына 51 кинотасма гына кертелде. Алар барысы да гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрен, тынычлык урнаштыру, дин һәм гуманизм идеяләрен чагылдыра.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын минбар» XX Казан халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узды. Фестивальнең девизы: «Мәдәниятләр диалогы аша – мәдәниятле диалогка» барлык милләт һәм дин вәкилләренең дуслыгына һәм хезмәттәшлегенә өнди.

«Алтын минбар» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.