Казан Кремлендә КХМКФ 15 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
К ленте новостей

Казан Кремлендә КХМКФ 15 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

26 Апреля 2019

Бүген Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында Халыкара мөселман кинофестиваленең 15 еллыгына багышланган «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына» күргәзмәсе ачылды. Казан кинофестивалендә катнашучылар аның беренче кунаклары булды. Күргәзмәне КХМКФ башкарма директры Миләүшә Айтуганова һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева ачты.

«Кремль – безнең визит карточкасы. Кремльдә булмаган кеше Казанда булдым дип әйтә алмый», - диде кинофестиваль кунакларына М.Айтуганова һәм сүзне Зилә Вәлиевага тапшырды. Ул аның Татарстанның мәдәният министры булып эшләгән чорда Казанда мөселман киносы фестивале уздыру инициатры булуын әйтте.

«Бу 15 ел эчендә фестиваль оештыручылар да, Казан, Татарстан халкы да дулкынлану һәм зур кызыксыну белән көтеп ала торган чарага әверелде. Бу чарага күпсанлы шәһәр кешеләре җыела. Барыбыз да анда яңалык алырга омтылып килә», - диде Зилә Вәлиева. Аның фикеренчә, нәкъ менә шундый кинофестивальләр, очрашу, саммитлар бүгенге дөньяның төрлелеген күрсәтә.

«15 ел элек башлап җибәрү мәйданы бөтенләй башка төрле иде. Без Татарстан кинематографы үсешенә импульс бирергә теләдек. Шуңа күрә Сергей Лаврентьевның интервьюсы (сюда можно поставить ссылку на наш материал http://kazan-mfmk.com/news/news/thanks-to-the-kazan-festival-in-tatarstan-began-to-develop-a-large-cinema-sergey-lavrentiev/) кәефемне күтәрде. Ул анда фестиваль нәтиҗәсендә конкурс программасына җитди Татарстан фильмнары килүен әйтә. Моннан да зуррак сөенеч була да алмый», - дип уртаклашты З.Вәлиева.

«Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына» күргәзмәсе Казан мөселман кинофестиваленең юбилеена махсус әзерләнгән. Ул 4 өлештән тора. Беренчесе быел 95 еллыгын билгеләп узучы Татарстан кинематографиясе тарихына багышланган. Тарихи фотосурәтләр, афишалар һәм документлардан кала, экспозициядә «КН-20» кинопроекторы да бар. Ул кино җитештерү һәм күрсәтү аякка баса гына башлаган чорда кулланылган.

Икенче өлештә Казан мөселман киносы фестиваленең фототарихы белән танышырга мөмкин. Сурәтләрдә фестиваль тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар чагыла. Аларда төрле елларда Татарстан кино бәйрәменә килгән Россия һәм дөнья кино йолдызларын күрергә мөмкин.

Өченче өлеш Татарстанның заманча киносәнгатенә багышланган. Монда Татарстан режиссерлары соңгы елларда кино төшергән урыннардан фотолар, фильмнардан кадрлар күрергә мөмкин. Дүртенче өлештә Казан дәүләт мәдәният институты студентлары эшләре күрсәтелгән. Бу уку йорты быел 50 яшьлек юбилеен уздыра.