"Алтын Минбар" XX Казан халыкара кинофестивале

"Алтын Минбар" XX Казан халыкара кинофестивале

2024 6-11 сентябрь

Информационная справка

"Алтын минбар" XX Казан халыкара кинофестивале 2024 елның 6 сентябреннән 11 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узды.

Фестиваль Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме белән берлектә узды. "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына" дигән фестивальнең девизы бөтен дөньяны кинематография теле аша барлык милләт һәм дин вәкилләренең дуслыгына һәм хезмәттәшлегенә чакыра.

Фестивальдә катнашу теләген белдереп 47 илдән 814 гариза килде: Россия, Иран, Пакыстан, Казакстан, Кыргызстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Һиндстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Мисыр, Гыйрак, Грузия, Әрмәнстан, Беларусия, Франция, АКШ, Бангладеш, Сүрия, Алжир, Аргентина, Бахрейн, Бельгия, Венгрия, Германия, Йемен, Индонезия, Италия, Кытай, Корея, Куба, Көрдстан, Марокко, Малайзия, Мавритания, Непал, Яңа Зеландия, Латвия, Тунис, Согуд Гарәбстаны, Сенегал, Сербия, Оман Солтанаты, Швейцария, Шри-Ланка, Япония.

Фестиваль кысаларында Татарстан тамашачысына 141 фильм тәкъдим ителде. Шулардан конкурс программасында 51 картина һәм конкурстан тыш булган параллель юнәлеш кысаларында 90 фильм бар.

Унышар фильм "Тулы метражлы уен фильмнары", "Кыска метражлы уен фильмнары", "Документаль фильмнар", "Анимацион фильмнар" һәм тагын 11 фильм Милли конкурста тәкъдим ителде. Татарстанның өч фильмы халыкара программага кертелгән. "Тулы метражлы уен фильмнары" төп номинациясендә Татарстан картинасы режиссер Салават Юзеевның "Гашыйклар тавы", "Документаль фильмнар" номинациясендә Рәдиф Кашаповның "Моң. Аңлатма", "Анимацион фильмнар" номинациясендә Фәрит Фарисовның "Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез".

Конкурстан тыш программа үз эченә "Россия - Ислам дөньясы", "Төрки дөнья", "БРИКС илләре: заманча кинематограф" тематик юнәлешләрен, "Бөтен гаилә - кинода" гаилә программасы фильмнарын үз эченә алган. Шулай ук "Ислам йөзләрдә" этник программасы, "Сугыш һәм тынычлык: яңа территорияләр", Сергей Анашкинның "Һинд кабиләләре язмышлары" авторлык программасы, Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган киң программа, шулай ук югары уку йортларын тәмамлаучыларның "КазГик тәкъдим итә" һәм "ПитерКит тәкъдим итә" фильмнары кертелгән.

Фестиваль көннәрендә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Кино көне, Һиндстан киносы көне, Казакстан киносы көне, Малайзия киносы көне узды.

Казан региональ кино базары кысаларында кинокомпанияләр һәм дистрибьюторлар презентациясе, шулай ук "Россиядә кино. Чит илләр белән алга китешнең һәм хезмәттәшлекнең уңышлы очраклары" дигән дискуссия узды. Кино базары эшендә 40 тан артык киностудия, дистрибьютор компанияләр, онлайн-кинотеатрлар вәкилләре, бөтен Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән бәйсез продюсерлар һәм режиссерлар, шулай ук Швейцария, Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан вәкилләре катнашты.

Халыкара кинопроектлар питчингында режиссер Җәвид Собханиның (Иран) "Ак ат" проекты җиңүче булды. Сайлап алу комиссиясе 30 илдән 106 гаризаны карады. Халыкара питчингның финал этабына Россия, Кыргызстан, Иран, Төркия, Әрмәнстан, Пакыстан һәм Бангладештан 12 сценарий узды.

Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Грузия, Сүрия, Иран, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Малайзия һәм Россия вәкилләре катнашында "Кинематографияның дөнья тенденцияләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

"Алтын минбар" XX Казан халыкара кинофестивале эше кысаларында Александрия кыска метражлы фильмнар фестивале (Мисыр), BABYLON анимацион фильмнар фестивале (Ирак), Согуд һәм Багдад кинофестивальләре белән хезмәттәшлек турында берничә килешү төзелде.

Фестивальнең ачылыш фильмы режиссер Бабак Хаҗепашиның “Агач кочагында” Иран картинасы булды, ул каратина шулай ук безнең илдә һәм нәкъ Казанда Россия премьерасы буларак күрсәтелде.

Гран-прига иң яхшы тулы метражлы уен фильмы режиссер Алексей Романовның "Мәңгелек кар легендалары" фильмы лаек булды. Номинацияләрдә җиңүчеләр: тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры - Салават Юзеев; тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актеры - Улмас Ораев ("Эволюция" фильмы), тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актрисасы - Сепиде Арман ("Газель" фильмы), иң яхшы кыска метражлы уен фильмы - "Намус" (режиссёр Рафаэль Мукаев), иң яхшы документаль фильм - "20 елдан соң" (режиссёр Муса Туре), иң яхшы анимацион фильм - "Кәгазь чәчәкләр" (режиссёр Рамак Әмин Каземи), тулы метражлы уен фильмында иң яхшы оператор эше - "Бауырына Салу" фильмы, тулы метражлы уен фильмында иң яхшы сценарий - "Гашыйклар тавы" фильмы, милли конкурсның иң яхшы фильмы - "Монисто" (режиссёр Гөлназ Галимуллина).

Милли кинематографны үстерүгә һәм пропагандалауга керткән зур өлеше, татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча күпьеллык хезмәте өчен фестивальнең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова Россия мөселманнарының "Хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.

Учредители фестиваля

Казан шәһәре Мэриясе

Казан шәһәре Мэриясе

Россия Мөфтиләр шурасы

Россия Мөфтиләр шурасы

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Подробнее про учредителей

Организатор фестиваля

“ТатарКино” ДБМУ

“ТатарКино” ДБМУ