XXII Казан халыкара кинофестивалендә "Ислам турында иң яхшы фильмнар"
К ленте новостей

XXII Казан халыкара кинофестивалендә "Ислам турында иң яхшы фильмнар"

17 Августа 2026

2026 елның 4-8 сентябрендә узачак "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивале кысаларында төрле ил кинематографистлары төшергән ислам турындагы иң яхшы фильмнар күрсәтеләчәк. Бу программа Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы булган елның мәдәни чаралары кысаларында булдырыла. Программада төрле еллардагы "Алтын минбар" Казан фестивалендә катнашучылар һәм җиңүчеләр бар.

Үзбәкстан җитештергән "Имам Әбу Исо Мөхәммәд Термизий" (2019) тарихи-биографик фильмы XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу фильмы иде. Фильмның режиссеры һәм сценаристы Абдухәлил Мигнаров. Картина IX гасырдагы бөек ислам белгече, алты төп хәдисләр җыентыгының берсе "Ас Сунан" авторының тормышы һәм хезмәтләре турында сөйли.

Мәһди Әхмәт Галинең "Безнең вәгазьче" (2017) Мисыр фильмы XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу фильмы буларак сайланган. Бу - сәясәт һәм диннең үзара бәйләнешендә барлыкка килгән мөселман вәгазьчесенең тормышы турындагы драма. Сюжет буенча шәех Хатем дәүләт мәчетендә намазлар алып бара, соңыннан телевидениенең популяр йолдызына әйләнә. Ул традицион дини вәзгыятькә каршы шәригать буенча җаваплар таба һәм аның яклы миллионлаган халык җыела. Бу вакытта шәхси тормышы җимерелә, һәм шулай ук катлаулы конфликтка тартылып кала.

Бу программаның тагын бер 2015 елгы кинолентасы режиссер Мәҗит Мәҗидиның "Мөхәммәд - Аллаһы Тәгаләнең илчесе" масштаблы Иран тарихи фильмы булачак. Картина Мөхәммәд (сгв) пәйгамбәрнең VI гасырда балачагы һәм үсмерлеге турында сөйли. Фильм аның тууы белән бергә барган могҗизалар, туганнары карамагындагы тормыш, үсү кыенлыклары, аның пәйгамбәрлек юлының башы турында сөйли. Быел фестивальнең халыкара жюри рәисе булган картина авторы Мәҗит Мәҗиди билгеләп үткәнчә, "Мөхәммәд" фильмы, иң беренче чиратта, тамашачыларга чын ислам белән таныша алулары һәм пәйгамбәрнең чыннан да кем булуын белүләре өчен төшерелгән. Фидакарь мәхәббәт, рухи чисталык һәм мистик тирәнлек - болар барысы да Мәҗит Мәҗиди шедеврында бар һәм картинаны карарга үз тамашачысын көтә.

Режиссерлар Әмир Галиәскәров һәм Рамил Фазлыевның "Мулла" фильмы 2018 елда "Иң яхшы режиссер эше" номинациясендә призга һәм 2018 елда Казан кинофестивалендә Татарстан Республикасының "Кино сәнгатендә гуманизм өчен" президент призына лаек булды. Фильм шулай ук Төркиядә, Болгариядә, Үзбәкстанда, Казахстанда, Мисырда, Кытайда, Һиндстанда, Польшада, Гатчинада һәм Мәскәүдә булган конкурс программаларында катнашкан. Төп герой Әсфәндиярнең бөтен тормыш юлы, көндәлек авыл тормышы аша тамашачы һәр кеше кичергән сынауларны күрә. Картина герое Аллаһы Тәгалә кушканнарга тугры булып кына калмыйча, башкаларны да дини юлга кайтарырга тырыша.

"Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестиваленең "Ислам турында иң яхшы фильмнар" программасы фильмнарын 4 сентябрьдә "Корстон" кинотеатрында карарга мөмкин. Фестиваль фильмнарының тулы расписаниесе: https://kazan-mfmk.com/schedule/