XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри әгъзалары исемнәре билгеле булды
К ленте новостей

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри әгъзалары исемнәре билгеле булды

28 Июля 2022

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале оештыру комитеты жюри әгъзалары исемлеген игълан итте. Комиссия рәисе – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Россиянең халык артисты Владимир Хотиненко.

«Владимир Хотиненко Казан кинофестивале идеологиясен яхшы аңлый дип ышанабыз. Аның «Мөселман» фильмында Россия кинематографы тарихында, мөгаен, беренче тапкыр ислам темасы кагылгандыр. Бу хакта Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында истә тоту аеруча мөһим», - дип билгеләп үтте Казан мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова.

Шунысы игътибарга лаек, «Мөселман» фильмының реставрацияләнгән версиясе фестивальнең конкурстан тыш программасы кысаларында тәкъдим ителәчәк, ә Владимир Хотиненко картинаны караганнан соң тамашачылар белән аралашырга әзер.

Искәртеп узабыз, Владимир Хотиненконың куючы режиссер буларак дебюты – 1984 елда төшерелгән «Один и без оружия» маҗаралы картинасы. Өч елдан соң Хотиненко «Зеркало для героя» фильмы белән үзе турында өметле режиссер буларак белдерде. Соңрак аның кинотасмалары аны Россиянең әйдәп баручы кино осталарының берсе буларак танытты. Тамашачы мәхәббәтен һәм хезмәттәшләренең абруен ул «Макаров» (1993), «Следствие ведут знатоки» (2001), «Гибель империи» (2005) һ.б. хезмәтләре белән казанды.

Хәзер танылган режиссер, бүген барган үзгәрешләрнең сәбәпләрен аңларга омтылып, Ватан тарихына тирәнәя бара.

Моннан тыш, жюри әгъзалары сафын башка илләрдән режиссерлар һәм кино белгечләре тулыландырачак. Комиссиягә язучы, кинорежиссер, кинорежиссер, кино тәнкыйтьчесе Хәмид Бенамра (Алжир, Франция), режиссер, продюсер Анара Кашаганова (Казахстан), режиссер, продюсер Әмир Салмин Әл Мурри (БГӘ), документаль фильмнар режиссеры, халыкара кинофестивальләр призеры Нәркис Абьяр (Иран), режиссер, Һиндстан һәм башка илләрдәге фестивальләрдә күпсанлы призлар иясе Хаобам Пабан Кумар (һиндстан), танылган кинотәнкыйтьче, кино белгече, күпсанлы кинофестивальләрдә жюри әгъзасы булган Ихсан Кабил (Төркия) һәм режиссер, актриса, продюсер Илһам Шаһин (Мисыр) керә.

Россияне фестивальнең жюри исемлегендә шулай ук танылган кино белгече, кино тарихы, сәнгать белеме докторы, документаль фильмнар режиссеры Валерий Фомин тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасыннан жюри составында РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, быел фестивальнең оештыру комитеты дөньяның 44 иленнән 625 катнашу гаризасын теркәде. Фестивальнең сайлап алу комиссиясе тарафыннан төзелгән шорт-лист әзер: җиңүчеләрне жюри әгъзаларына алар арасыннан сайларга туры киләчәк.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә узачак.