XVII халыкара мөселман кинофестивале кысаларында кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү башлана
К ленте новостей

XVII халыкара мөселман кинофестивале кысаларында кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү башлана

10 Июня 2021

10 июньнән Татарстан башкаласында 5-10 сентябрьдә үтәчәк XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узачак кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү башлана.

Питчинг проектны тормышка ашыру белән кызыксынучы затларны яки оешмаларны табу максаты белән Эксперт советы каршындагы кинопроектларны (сценарийларны/синопсисларны) яклау һәм һәр проектка бүлеп бирелә торган вакыт регламенты нигезендә халык алдында тәкъдир итүдән гыйбарәт.

Питчингның төп бурычы – Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә, шул исәптән чит илләр катнашында, кино җитештерүне үстерүне стимуллаштыру, кинематографик дөньяда яңа исемнәр ачу, яңа проектларны тәкъдир итү һәм киноны үстерү өчен яңа идеяләр эзләү, Россия төбәкләре һәм чит илләрнең кинематографистлары мәгълүмати базасын булдыру, кино төшерүчеләрне уртак кинопроектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынган продюсерлар, режиссерлар һәм башка затлар белән таныштыру. Питчинг талантлы кинематографистларга иҗади проектларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.

Питчинг кысаларында белем бирү программалары, питчингның Эксперт советы вәкилләре белән очрашулар, тренинглар үткәрелә.

Сайлап алу комиссиясе тарафыннан «Тулы метражлы уен фильмы» категориясендәге эшләр, тулы метражлы уен фильмнарының синопсислары/сценарийлары каралачак.Питчингта катнашу өчен гаризалар бирү һәм катнашу бушлай.

Гаризалар 2021 елның 15 августына кадәр кабул ителә. Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча питчингның шорт-листы формалаша, ул кимендә 7 һәм күбендә 10 проекттан тора.

Проектларны халык алдында яклау 2021 елның 8 сентябрендә булыр дип планлаштырыла. Бәяләр чыгарганда Татарстан фильмның җитештерү процессында катнашучыларның берсе буларак җәлеп ителәчәк проектларга өстенлек биреләчәк.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Эксперт советы питчингта җиңүчеләрне билгели һәм аларга сертификатлар, призлар тапшыра. Җиңүчегә тапшырылачак бүләкнең күләме 500 мең сум тәшкил итә.

Приз сыйфатында проектларны продюсерлаштыру, кинопроектларны тормышка ашыруда ярдәм итү, кинематограф өлкәсендә төрле хезмәтләргә бушлай бирү яки ташламалар, кыйммәтле бүләкләр һәм башкалар булырга мөмкин.