XV Казан кино фестивале фильмнарын кайда карап була
К ленте новостей

XV Казан кино фестивале фильмнарын кайда карап була

17 Апреля 2019

24 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр Казанда XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Кино фестивале барышында дөньяның төрле илләреннән дистәләгән фильмнар күрсәтеләчәк. Моннан тыш, XV КХМКФ программасында — танылган кино сәнгате әһелләре белән иҗади очрашулар, ачылу һәм ябылу тантаналарында кызыл келәмнәр, эшлекле, һөнәри, мәгариф һәм күргәзмә очрашулары.

Сезнең игътибарыгызга фестиваль фильмнарын кайда һәм ничек карап буласын хәбәр итәбез:


1.  «Ривьера»  күңел ачу үзәгендәге «Алмаз Синема Порт» кинотеатры (Фатыйх Әмирхан, 1Б йорт).

Монда:

- бәйге һәм бәйгедән тыш программалар;

- Элдар Рязанов һәм Станислав Говорухин фильмнары ретроспективасы;

- кино сәнгатенең танылган әһелләре белән иҗади очрашулар. Күрсәтүләр көндәлек рәвештә 12:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, тулырак мәгълүмат kazan-mfmk.com сайтына эленәчәк.

Янәшәдә — «Ривьера» кунакханәсенең икенче катында кино фестивале җитәкчелеге һәм матбугат үзәге урнашачак.


2. «Мир» кинотеатры (Достоевский урамы, 30 нчы йорт)

Кинотеатрда карарга мөмкин:

- параллель программа фильмнары (Түнис, Сербия һәм Корея киносы көннәре);

- ВГИК уку йорты чыгарылыш укучыларының иң яхшы фильмнары («ВГИКның 100 еллыгы» бүлекчәсе);

- «Балачак кино дөньясы» (27 нче апрель).

Кинотеатрда шулай ук иҗади очрашулар узачак. Фильмнар күрсәтү көндәлек рәвештә алып барылыр дип көтелә. Күрсәтү вакытлары: 10:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр (тулырак мәгълүмат kazan-mfmk.com сайтына эленәчәк).

КХМКФ барышында уздырылачак барлык күрсәтүләргә һәм очрашуларга керү бушлай.



3. «Казань-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге (Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә урамы, 1 нче йорт)

КХМКФ-2019 эш мәйданнарының берсе булып беренче мәртәбә «Казань-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге чыгыш ясаячак. Монда 25 нче апрель II Халыкара кино фестивальләре җитәкчеләре җыены һәм «Кино һәм мәгариф. Халыкара тәҗрибә» түгәрәк өстәле уза. Эшлекле мәйданда төрле илләрнең кино һәм телевидените тармагы югары уку йортлары вәкилләре үз уку йортлары программаларын тәкъдим итәр дип көтелә. Шулай ук «Казань-Экспо» эшлекле мәйданында Халыкара кино проектлары бәйгесенең белгечләр комиссиясе алдындагы яклаулары узачак. Җитәкчеләр җыенын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәфәр кылыр дип көтелә.


4.  «Манеж» күргәзмәләр залы (Казан Кремле)

«Манеж» КХМКФ-2019 эшлекле мәйданының икенче урыны булыр дип көтелә. 24 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр Татарстан кинематографы һәм Казан мөселман киносы фестивале тарихларына багышланган махсус күргәзмә эшләячәк. Шулай ук монда 26 нчы апрельдә Җитәкчеләр җыены үз эшен дәвам итәчәк. Күргәзмә бизәкләре рәтенә быел үзенең 50 еллык бәйрәмен билгеләп үткән Казан дәүләт мәдәният институты шәкертләренең эшләре кертелгән. Күргәзмә залының зур экранында быелгы фестиваль программасы фильмнары уйнап торачак. Фестиваль көннәрендә күргәзмә залында танылган кино сәнгате әһелләре белән иҗади очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр узуы каралган.


5. Казан дәүләт мәдәният институты (Оренбург тракты, 3 нче йорт)

Бу мәйданда КХМКФ-2019 кино җыенының мәгариф өлеше уза. Рәсәй һәм дөньяның алдынгы кино әһелләре сыйфатлы кино җитештерү, анимация, продюсерлык эше һәм кино тармагында мәгариф темаларына багышланган махсус нотыклары белән чыгыш ясаячаклар.


6.  «Залесный» мәдәни үзәге (Осиново тыкрыгы, 8 нче йорт)

Казан мөселман киносы фестивале фильмнары беренче тапкыр Татарстан башкаласы үзәгендә генә түгел, ә читләшкән шәһәр читләрендә дә күрсәтеләчәк. Юбилей фестиваленең яңа мәйданы булып «Залесный» мәдәни үзәге чыгыш ясый (тулырак мәгълүмат kazan-mfmk.com сайтына эленәчәк).


7.  Г. Камал ис. Татар дәүләт академия театры

Әлеге мәйданда кино фестиваленең ачылу тантанасы уза. Кызыл келәмле тантана 24 нче апрель 18:00 сәгатьтә башлана. Ачылу тантанасының башлану вакыты 19:00 сәгатькә билгеләнгән.


8.  «Эрмитаж» концерт залы (Ф. Әмирхан, 1Б йорт)

Бу мәйданда 30 нчы апрельдә XV КХМКФ җыенының ябылу тантанасы үтәчәк. Кызыл келәмле тантана 17:00 сәгатьтә башланачак. Ябылу тантанасының башлану вакыты 19:00 сәгатькә билгеләнгән.