XV Казан кино фестиваленә гаризалар кабул итү эше башлана
К ленте новостей

XV Казан кино фестиваленә гаризалар кабул итү эше башлана

2 Ноября 2018

2018 нче елның 1 нче ноябрендә XV Казан кино фестиваленә гаризалар кабул итү эше башланып китте. Гаризалар кабул итү 2019 нчы елның 1 нче февраленә кадәр дәвам итә. 

Юбилей кино фестивале Татарстан башкаласында 2019 нчы елның 22 нче апреленнән 28 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм «Рәсәй – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән хезмәттәшлектә уздырыла. 

Сайлап алу комиссиясе үз эшен март башында төгәлләячәк, шуннан соң бәйге программасы игълан ителер дип көтелә. Комиссия тарафыннан сайлап алынган фильмнар 2019 нчы елгы фестивальнең төп бәйге игъланына кертелә. Бәйге программасыннан тыш, тамашачыларны кызыклы бәйгедән тыш һәм янәшә программалар көтә. 

Фестиваль барышында күренекле кино сәнгате әһелләре белән әңгәмәләр, фестиваль катнашучылары белән иҗади очрашулар, мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә багышланган түгәрәк өстәлләр һәм матбугат очрашулары каралган. 

Искәртеп узыйк, Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 нче елдан бирле уздырыла. Беренче фестиваль Рәсәй Мөфтиләре шурасы, мәдәният һәм кинематография буенча Рәсәй Федерациясе федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырылды. 

Үз эшчәнлеге дәверендә фестиваль кинематография әһелләренең зур дәрәҗәгә ия форумына әверелде, Казан шәһәренең мәдәни яшәешендә мөһим урынны алды, мәркәзебезнең мәдәни күркен тирә-якка тарату буенча тирән бәягә ия эш башкарды. 

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале «Мәдәниятләр әңгәмәсе аша әңгәмәләр мәдәниятенә» шигаре белән уза. 

Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең рәсми сайты: http://kazan-mfmk.com