XV Казан кино фестивалендә катнашу өчен 38 Татарстан фильмы теркәлгән
К ленте новостей

XV Казан кино фестивалендә катнашу өчен 38 Татарстан фильмы теркәлгән

15 Апреля 2019

XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен 38 Татарстан фильмы теркәлгән. Мөселман киносы фестивале Казанда 24 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр узачак. Кино белгечләре фикеренчә, әлеге фильмнар Татарстанда соңгы бер-ике елда төшерелгән кино байлыгының билгеле өлешен тәшкил итсәләр дә, ләкин алар республиканың тулы кино эшләре түгел әле. Хәзерге вакытта гаризалар сайлап алу комиссиясе тарафыннан тикшерелә: аларның кайберләре мөселман киносы фестиваленең төп номинацияләренә, ә кайберләре «Милли бәйге» ярышында катнашу хокукына ия булуы ихтимал.

Җибәрелгән эшләр арасында 2 тулы метражлы эш (А. Барыкинның «Водяная» һәм И. Ягъфәровның «Байгал» фильмнары), 2 анимацион фильм (Е. Ермолинаның «Кому трудней» һәм Л. Әюпованың «Считалка про собак и котят»), 8 кыска метражлы документаль фильмнар: «Духовные родники Татарстана» (реж. Ю. Гвоздь), «Единение» (реж. Д. Пантелеева), «TATAR'IN 21» (реж. Р. Миндубаев), «Закулисье» (реж. В.Салмин), «Вәфирә» (реж. Р. Закиева), «Шиһаб хәзрәт» (реж. С. Юзеев), «Сложный узор» (реж. И. Рәхимбай), «La Primavera» (реж. С. Серова).

Иң зур сандагы гаризалар – 26 – кыска метражлы нәфис фильмнар бүлегенә җибәрелгән: «Овертайм» (реж. Л. Сәләхетдинова), «Паук А4. Пропащие» (реж. К. Сазонов), «Потерянный путь» (реж. Ә. Сәльянов), «Последний шанс» (реж. А. Оев), «Почему скулит собака?» (реж. Ә. Камалетдинов), «Остазбикә» (реж. Р. Кәримов-Сайга), «Чужестранец» (реж. Д. Карпов), «Дисперсия» (реж. Ә. Кашапова, Н. Әмруллаева), «Җиде малай» (реж. Р. Галимуллин, М. Мәхмүтов), «Он, она и робот» (реж. А. Габдрахманов), шулай ук «И в шутку, и всерьез» (реж. Ә. Габидуллин) циклыннан 16 кыска метражлы нәфис фильмнар.

Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова төбәктәге кинематография сәнгате үсешен җибәрелгән гаризалар күрсәткеченнән чыгып бәяләде: «Мөселман киносы фестивалендә Милли бәйгенең пәйда булуы Татарстан кинематографларын һәрвакыт үсешкә этәреп тора башлады. Бу Татарстан тарафыннан ел саен җибәрелгән гаризалар күрсәткеченнән дә беленеп тора. Әлбәттә, без Татарстан фильмнарының бәйге битенә эләгүен теләр идек, ләкин анда булу өчен, алар барлык күрсәткечләре буенча җиңү өчен көрәшергә сәләтле булырга тиеш. Җибәрелгән гаризаларга күз салсак, яшь кинематография әһелләренең үсеше күзгә ташлана. Әгәр дә уңай үзгәрешләр алга таба да сакланса, без һичшиксез яңа дәрәҗәгә чыга алачакбыз».
Искәртеп узыйк, Казан кино фестиваленең юбилей программасына дөньяның 44 иленнән 400дән артык фильм теркәлде. Гаризалар кабул итү чоры 2018 нче елның 1 нче ноябреннән 2019 нчы елның 1 февраленә кадәр иде.

Халыкара фильмнар базары мөнәсәбәтендә фестивальнең оештыру комитеты быел «ирекле агыш» гаризалар кабул итү рәвешенә күчте. Әлеге кагыйдә нигезендә, һәр теләгән режиссёр үз фильмын бәйгегә тәкъдим итә ала. Фильмның тема буенча фестиваль кагыйдәләренә туры килүе шарт. Моның өчен дөньяның төрле почмакларыннан танылган кино белгечләре җәлеп ителде. Алар үз төбәгенең кинематография үзенчәлекләрен яхшы белә һәм сайлап алу буенча аерым киңәшләр бирә ала.
Һәр сурәт сайлап алу комиссиясе тарафыннан тикшерү узды. Комиссия составына кино белгече Сергей Лаврентьев (рәис, программа җитәкчесе), Нәргиз Нуриева, Сергей Анашкин (Рәсәй), Светлана Слапке (Германия), Бөтсүрән Түүмән Үлзиит (Монголия) һәм тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Рәсәй Ислам университеты профессоры Тимур Шәйхуллин кертелгән иде.

XV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең бәйге фильмнары исемлеге фестивальнең рәсми сайтында kazan-mfmk.com март ахырында бастырылачак.

***

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) Татарстан башкаласында 2005 елдан башлап уза. Фестивальне башлап җибәрүдә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләр Шурасы зур өлеш керткән. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм хаклыкка өндәгән (авторның дин үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча) үз иле һәм дөнья кинематографиясе эшләре кабул ителә. Кинофорумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».