XV Казан кинофестивалендә Олег Тактаров белән иҗади очрашу узды
К ленте новостей

XV Казан кинофестивалендә Олег Тактаров белән иҗади очрашу узды

26 Апреля 2019

XV Казан кинофестивалендә Россия һәм Америка актеры, продюсер, танылган спортчы, катнаш сугыш сәнгате буенча дөнья чемпионы Олег Тактаров белән иҗади очрашу узды. 

Актер һәм спортчы «Морской волк» кинокомпаниясенең «Олег Тактаров» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтте. Бу картинага Олег Тактаров Аль Пачино, Роберт де Ниро, Эдриен Броуди һәм башка йолдызлар белән бергә төшкән Голливуд фильмнарының өзекләре кергән. Кино индустриясе тарихындагы уникаль очрак - спорттагы уңышлы карьераны кинода уйнауга алыштыру турындагы фильм әле эшләнеп бетмәгән. Ул Америка тамашачысы өчен төшерелә. Олег Тактаров сүзләренчә, бу - сирәк очрак. Ул мондый һөнәри күчешне үзе кебек үк уңышлы узган кешеләр белән таныш булмавын, моның өчен аңа театр академиясендә 17 яшьлек малайлар һәм кызлар белән көненә алтышар сәгать «ыштан туздырырга» туры килүен әйтте. 

«Кайчак артка борылып карап, кай арада барысын эшләргә өлгердем, дип уйлыйсың. Үземне берничә тапкыр яшәгәндәй хис итәм. Барысы да артта калды кебек. Алга таба нишләргә дип уйлыйсың. Аннан ниндидер яңалык уйлап табасың, планнар туа, алардан дәрт алып яшисең. Моны туктату бик кыен», - дип уртаклашты Олег Тактаров. 

Иҗади очрашуда катнашучылар актерның Алексей Петрухинның «Последнее испытание» фильмын күрсәткәндә «укытучы - изге һөнәр» дип әйткәнен искә төшерделәр һәм үзенең самбо тренеры турында сөйләвен сорадылар. Олег Тактаров самбо белән 10 яшендә шөгыльләнә башлавын һәм шуннан бирле тормшының кискен үзгәрүен әйтте. 

«Укытучының кычкыруы мәҗбүри түгел. Ул янәшәдә басып торганнан да укучы яхшырак йөгерә, сикерә ала. Чыгыш ясаганда һәрвакыт тренерның һәр хәрәкәтемне күзәтүен тоя идем һәм, җиңелсәм, программаны үтәмәсәм, оят булыр иде. Соңрак Америкада да мин аның хуплавын ишетү өчен җиңәргә тырыштым. Әгәр кеше балачакта үз укытучысын тапса, бу аның тормышындагы иң зур бәрәкәтләрнең берсе», - дип сөйләде Олег Тактаров һәм тамашачыларны РФ атказанган тренеры Виталий Михайлов белән таныштырды. 

Голливуд фильмнарында уйнаудан тыш, Олег Тактаров Россиядә дә кинога төшә. Тиздән экраннарга «Остров обреченных» дип аталган 10 серияле детектив телесериал чыгачак. Ул анда төп рольләрнең берсен башкара. «Бу - минем актерлык карьерасы өчен гадәти булмаган проект. Ул минем интернетта синопсислар бәйгесе игълан итүдән һәм аңа 5 меңнән артык гариза килүдән башланды. Анда сугыш сәнгатьләре төп урында булырга түгел, ә бары кызыл җеп булып сузылырга тиеш иде. Ахырда бары бер сценарий гына туры килә дип табылды», - дип сөйләде Олег Тактаров. 

Актер «BRIDGE OF ARTS» Халыкара мотивация кинофестивале турында да сөйләде. Ул аның президенты булып тора. Фестиваль ел саен Дондагы Ростов шәһәрендә уза. Фестивальдә сценарийлар питчингы үткәрелә, аның нәтиҗәсендә 5-7 идея сатып алына. «Туплаган тәҗрибәгә таянып, без бу фестивальне башка төбәкләрдә дә, Казанда да уздырырга телибез. Мин мөселман киносы фестиваленең ничек оештырылуын һәм узуын күрдем. Казан кинофестивале тәмамланып ярты ел узгач, башка юнәлештәгесе - балалар, яшьләр өчен мотивация фильмнары фестивале оештырылса, аңа ихтыяҗ булыр иде», - дип әйтте Олег Тактаров. 

Иҗади очрашуны йомгаклап, актер Россия киносын үстерү турында фикерләре белән уртаклашты. Ул безнең ил кинематографистлары чит ил компанияләре белән уртак проектларда ешрак катнашырга тиеш, дип саный. «Бездә кино дотациягә төшерелә, ә яңа фильмнар тусын өчен, кино акча китерергә тиеш. Хезмәттәшлек нигезендә безнең актерлар бөтен дөньяда күрсәтелүче фильмнарда төшә алачак. Бу сценарийларга да кагыла», - дип уртаклашты актер.