XV Казан кинофестивалендә Лариса Удовиченко Станислав Говорухин фильмнары ретроспективасын ачты
К ленте новостей

XV Казан кинофестивалендә Лариса Удовиченко Станислав Говорухин фильмнары ретроспективасын ачты

25 Апреля 2019

25 апрельдә Казан халыкара мөселман кинофестивалендә кинофорумның мәртәбәле кунагы, РФ халык артисты, театр һәм кино актрисасы Лариса Удовиченко белән иҗади очрашу узды. Актриса кинофорумда Станислав Говорухин фильмнары ретроспективасын ачты һәм танылган совет режиссеры, актер һәм сценарист белән уртак эшләре турында сөйләде. 

Яшь актриса Лариса Удовиченконы 1979 елда СССР телеэкраннарына чыккан «Место встречи изменить нельзя» күпсерияле телефильмы таныта. Ул анда зур булмаган, әмма истә кала торган Манька-Облигация ролен башкара. Актриса белән режиссерның беренче танышуы аңа кадәр үк була. Алар 1970нче елларда Одесса киностудиясендә Станислав Говорухин «Жизнь и удивительные приключения Робинзона Крузо» фильмын төшергәндә таныша. Ул вакытта Лариса Удовиченко Одессада мәктәптә укый һәм актерлар студиясенә йөри. Актриса Говорухин фильмының бер эпизодында уйнавын һәм картина премьерасына үзенең бар классташларын алып килүен сөйләде. Ләкин ул катнашкан өзек фильмга кертелмәгән була. 

«Шулай да, мин барыбер Говорухин кулына эләктем. Манька роле яраткан ролемә, минем визит карточкасына әйләнде. Станислав Говорухин күп яхшы фильмнар төшерде, ләкин «Место встречи изменить нельзя» - үлемсез фильм», - дип сөйләде Лариса Удовиченко. Картинада роль алу җиңел булмый: башта актрисаны Синичкина роленә чакыралар. Ләкин сценарийны укыгач, ул үзенә мондый «тәртипле» героиня туры килмәвен әйтеп, рольдән баш тарта. Ул Говорухинга Манька-Облигация ролен башкарырга теләвен әйтә. «Ул миңа: «Син юләрме әллә? Кара үзеңә, син Манька түгел, ә лирик героиня!» дип әйтте», - дип искә алды актриса. 

Ул Мәскәүгә кайта һәм кинода төшүен дәвам итә. Шул вакытта аны Манька-Облигация роленә алуларын хәбәр итеп телеграмма килә. «Йә Аллам, ул вакытта мин нык курыктым! Мин Манька-Облигациягә туры килмим, андый хатын-кызларны кайдан табыйм, рольне ничек башкарыйм? Ул бит җиңел акыллы хатын-кыз. Рольне өйрәндем, ә ничек уйнарга икәнен белмим. Иң мөһиме - сүзләрен беләм, ә сүзләрен белсәң, алар сиңа ярдәм итә, камера каршында импровизацияләргә, үзеңне тотарга җиңелрәк», - дип сөйләде Лариса Удовиченко. Иртәгә кинога төшәсе дигән көнне Станислав Говорухин яшь актрисага рәхәтләнеп күңел ачарга киңәш бирә. Бу иртән алҗыган кыфәттә булу өчен кирәк була. 

«Мин Говорухинның боерыгын үтәдем һәм иртән чак исән кеше кыяфәтендә килдем», - ди актриса. Аңа рольгә керергә Владимир Высоцкий киңәшләре ярдәм иткән. Ул мине криминаль даирә сөйләменә һәм хәрәкәтләренә өйрәтте. «Бу фильмнан соң мине таный башладылар һәм еш кына: «Ничек дөрес языла - Облигацияме, Аблигацияме?» дип шаярталар иде. Ә «Мимино» фильмы чыкканнан соң мин «Ларису Ивановну хочу» дигән шаяруны еш ишетә башладым. Мин дә бит Лариса Ивановна», - дип өстәде актриса һәм тамашачыларга «Место встречи изменить нельзя» фильмыннан өзекләр күрсәтте. 

Очрашуны дәвам итеп, актриса үз тавышы яздырылган Совет һәм Россия мультфильмнары «Слон и пеночка», «Влюбчивая ворона» һәм «Короли и капуста»дан өзекләр күрсәтте. Ул анимациядә тавыш яздыру процессы турында сөйләде. Персонажның актерның буш экран каршында уйнавыннан тууын, ә аннары рәсем итеп яки пластилиннан ясалуын әйтте. «Чит ил мультфильмнарында дубляж башка төрле. Әзер, тавышы яздырылган геройның интонациясенә туры килергә кирәк», - дип аңлатты ул.

Иҗади очрашуны йомгаклап, XV Казан халыкара мөселман кинофестивален оештыручылар актрисага кулдан эшләнгән эксклюзив алкалар бүләк итте. Очрашу Леонид Филатовның «Кәнтәй балалары» («Сукины дети») драмасын күрсәтү белән тәмамланды. Анда Лариса Удовиченко белән Станислав Говорухин уйный.


Фото

Видео