XV Казан кинофестивалендә Йован Маркович Сербия киносы көннәрен ачты
К ленте новостей

XV Казан кинофестивалендә Йован Маркович Сербия киносы көннәрен ачты

26 Апреля 2019

«Мир» кинотеатрында XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең параллель программасы кысаларында Сербия киносы көннәре ачылды. Чараны ачуда серб сценаристы һәм продюсеры, Сербия Кинематографистлар берлеге рәисе, 100дән артык документаль фильм һәм 25кә якын уен фильмының сценарий авторы, XV КХМКФ жюри әгъзасы Йован Маркович һәм Босния һәм Герцеговина режиссеры Милана Майар катнашты. 

«Мин Татарстанга килүемә бик шат. Казанда үземне өйдәге кебек хис итәм - күк чиста һәм зәңгәр, кешеләр матур һәм мәрхәмәтле. Мине кинофестивальгә аның директоры Миләүшә Айтуганова чакырды. Без Бангладышта очраштык. Мин анда да мөселман киносы фестиваленең жюри әгъзасы идем. Казанда тәкъдим ителгән программа игътибарга лаек. Мин мөселман киносын үзем өчен 10-15 ел элек ачтым. Көнбатыш кинематографистлары хәзер кризис кичерә, ә мөселман илләрендә кино җитештерү үсә», - диде Йован Маркович.

Милана Майар Босния һәм Герцеговина киноиндустриясендә хатын-кызның роле турында сөйләде. Аның сүзләренчә, кино төшерү процессын оештыруда әле дә ир-атлар һәм хатын-кызларның роле тигез дип әйтеп булмый. Ул, ир-атлар романтик фильмнар төшерә алган кебек үк, хатын-кызлар да оста итеп боевиклар һәм шпионнар турында фильмнар төшерә ала, дип ышана. 

Сербия киносы көннәре ачылышында тамашачыларга өч фильм: Горан Паскалевичның «Аргентинское танго», Мильян Гожикның «Тюремная молитва» һәм Родослав Владичның «Молчание» фильмнарын күрсәттеләр. Маркович үзенең документаль һәм уен картиналары «Пришло время любить», «Хранители тишины» һәм «Искушение»ны төшерү процессы турында сөйләде. Шулай ук ул серб киносына тасвирлама бирде. 

«Серб киносының үзенчәлеге нидә? «Кара юмор»да. Ул безгә ачылырга, төрле проблемаларны күтәрергә ярдәм итә. Беренче чиратта, без һич тә оялмыйча үзебездән көләбез. Серблар - кечкенә, ләкин искиткеч талантлы халык», - дип йомгаклады режиссер.