XV Казан кинофестивалендә Алексей Петрухинның «Последнее испытание» фильмы күрсәтелде. Әлегә фильмның премьерасы булмаган
К ленте новостей

XV Казан кинофестивалендә Алексей Петрухинның «Последнее испытание» фильмы күрсәтелде. Әлегә фильмның премьерасы булмаган

25 Апреля 2019

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Казан тамашачысы Алексей Петрухинның «Училка» фильмы сиквелын - «Последнее испытание» картинасын карый алды. Фильмны аның режиссеры, актер, сценарист һәм продюсер Алексей Петрухин, Россия һәм Америка актеры, спортчы Олег Тактаров тәкъдим иттеләр. 

Алексей Петрухин сүзләренчә, «Последнее испытание» Россиядә прокатка 2019 елның августында чыгачак. Бу - режиссер әзерләгән трилогиянең икенче өлеше. Трилогиянең беренче өлеше - «Училка» (үткен сюжетлы драма. Анда вакыйга Россиядәге мәктәпләрнең берсендә бара) 2015 елда чыкты һәм Россия кинофестивальләренең бүләкләренә лаек булды.

Беренче фильмның төп герое иске карашлы укытучы (аны Ирина Купченко уйный) 11 «А» классын тотык итеп ала. Ул моны укучыларга әдәп сабагы бирү өчен эшли. Ә икенче өлештә террорлык акты сурәтләнә - «Мир» мәдәният йортында «Ромео һәм Джульетта» спектакле тамашачылары тотык итеп алына. Тамашачылар арасында укытучы белән бергә элекке унберенче класс укучылары һәм кечерәк класслар да бар. Башка тотыкларның тормышы алар кулында.

Сюжетларның кискен аерылуына карамастан, ике фильмның уртак яклары бар. Актерлар составыннан кала, алар «укытучы-укучы» темасын күтәрүе белән охшаш. Әлбәттә, фильмда башка күпсанлы темалар да ачыла. Алар арасында - терроризм, дин һәм милләткә бәйле низаглар, Россиянең яңа тарихындагы вакыйгалар.

Алексей Петрухин сүзләренчә, «Последнее испытание» фильмының беренче сценарие 2005 елда Дубровкадагы театр үзәгендә тотыклар алыну фаҗигасеннән соң язылган. «Еллар узгач, ул теманың, заманча итеп әйтсәк, «хайп» йогынтысында туганын аңлыйм. Теракттан соң 3 ел узды, ләкин вакыйга кешеләрнең хәтереннән китми. Ул чактагы фильм гаиләсендә кыенлыклар булган Чечен сугышы ветераны, сәхнә эшчесе туырнда «Крепкий орешек»ка охшаган боевик булыр иде. Ләкин мин вакытында тукталдым. Кино еш кына күңел ачу чарасы буларак кабул ителә, ләкин ул кешегә йогынты ясауда иң көчле һәм ныклы корал», - дип сөйләде режиссер.

Алексей Петрухин «Училка»ның башта мәктәпнең әһәмияте турында искәртү өчен төшерелүен әйтте. «Мәктәп – кешенең формалашу урыны. Бу - беренче команда. Кешенең ничек яшәп китүе, гаиләсе, дуслары, иле алдында җаваплылык тоюы беренче укытучыга бәйле. Тамашачыга фильм ясаган йогынтыны күреп, мин тотыклар турындагы сценарийны искә төшердем. Соңрак без аны нык үзгәрттек», - дип өстәде ул.

Тамашачы сүзләренчә, фильм көчле кичерешләр уята. «Кызганыч, хәзер укытучының абруе төшә. Без балаларда укытучыларга хөрмәт тәрбияләргә тиеш», - дип искәртте ул. Олег Тактаров аның белән килешеп: «Мин укытучыны табиб кебек үк «изге» һөнәр дип саныйм», - диде. Чараны йомгаклап, XV КХМКФ оештыручылар кинофестиваль кунакларына милли тәм-томнар бүләк итте һәм 26 апрельдә Олег Тактаров белән иҗади очрашу узачагын искә төшерде.


Фото

Видео