XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә 30 илдән гаризалар килгән
К ленте новостей

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә 30 илдән гаризалар килгән

5 Мая 2023

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү 1 июньдә тәмамлана. 2023 нче елгы фестиваль Казанда 5-9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

Быелгы кинофорумга гаризалар кабул итү кампаниясе 1 февральдә старт алды. Бу вакыт эчендә фестивальнең оештыру комитеты 30 илдән 428 кинематографистның гаризасын теркәгән. Казан фестивалендә үз кинотасмаларын тәкъдим итәргә теләк белдерүчеләр арасында Россия, Украина, Иран, Пакистан, Казахстан, Кыргызстан, Греция, Курдистан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сингапур, Таҗикстан, Һиндстан, Эстония, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Мисыр, Гыйрак, Грузия, Әрмәнстан, Латвия, Белоруссия, Франция, Австралия, АКШ, Канада, Бразилия, Бангладеш, Палестина, Сүрия вәкилләре бар. Иң күп гаризалар «Кыска метражлы уен фильмнары» номинациясенә килгән. Узган елгы кинопроектның конкурс программасына 44 илдән 625 гариза кабул ителде.

Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында тәмамлаячак, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк. Фестивальгә гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрен чагылдырган, тынычлык урнаштыру, дин һәм гуманизм идеяләрен чагылдырган Россия һәм чит ил кинотасмалары кертелергә мөмкин.

Сайлап алу комиссиясен, узган елдагы кебек үк, тарихчы, сәнгать белгече, Яңа мәдәният институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең мәдәниятара диалог практикаларын һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторы Нина Кочеляева (Россия) җитәкли.

Конкурс программасын традицион рәвештә филология фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Россия Ислам Институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин һәм фәлсәфә һәм сәнгать белеме докторы, кино белгече, Үзәк Азия һәм Төркиянең мәдәният һәм кино турындагы мәкаләләр авторы, «Евразия Глобаль Коннектинг» агентлыгы генераль директоры Светлана Слапке (Германия) төзәячәк. Моннан тыш, быел сайлап алу комиссиясе составына Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Рушан Аббясов кертелде.

Мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Фестиваль программасына толерантлыкка, тынычлыкка һәм гаделлеккә (авторның диненә карамастан) өндәүче фильмнар сайлап алына.