XIV КХМКФның ачылыш фильмын бер ай ун көн вакыт аралыгында төшергәннәр
К ленте новостей

XIV КХМКФның ачылыш фильмын бер ай ун көн вакыт аралыгында төшергәннәр

8 Сентября 2018

XIV КХМКФның “Саякбай. XX гасырның Гомере” ачылыш фильмын күрсәткәннән соң, фильмның режиссеры Эрнест Габдеҗаппаров, продюсер Айбәк Ибраев һәм танылган кыргыз телевизион тапшырулары алып баручысы, актриса һәм модельер Ассоль Мөлдөкмәтова белән иҗади очрашу узды.

GRED5253.jpg

“Саякбай. XX гасырның Гомере” фильмы әкиятче, манасчы Саякбай Каралаев белән язучы Чыңгыз Әйтмәтовның (фильмда күренекле шәхесне аның улы Илдар Әйтмәтов уйный) очрашуы хакында бәян итә. Әлеге фильм узган елгы Монреаль кинофестиваленең “Сөйләм гореф-гадәтләрен тапшыру өчен визуаль инновацион бүләге” белән бүләкләнде. 

Эрнест Габдеҗаппаров очрашу вакытында тамашачылар соравына җавап биргәндә, кыргыз эпосын укучылар һәм үз фильмы өстендә эшләү турында бәянләп узды. “Безне эш дәверендә әллә Манас батырның, әллә Чыңгыз Төрекүл улының, әллә Саякбай агайның рухлары озатып барды, шуңа күрә безгә табигать үзе ярдәм итте һәм эшләве бик җиңел булды. Бер ай ун көн вакыт аралыгында без әлеге фильмны төшереп тә бетердек,” - дип өстәде танылган режиссер. 

GRED5231.jpg

Әлбәттә, кунаклар бүләксез калмадылар. Фестиваль җитәкчелеге Эрнест Габдеҗаппаровка милли читек, ә сурәтнең барлык иҗади төркеменә тәмле чәк-чәк тәм-томы бүләк иттеләр.

Фотоларны монда карарга була