XIV КХМКФда “Капитан Пилецкийның үлеме” фильмының махсус күрсәтүе узачак
К ленте новостей

XIV КХМКФда “Капитан Пилецкийның үлеме” фильмының махсус күрсәтүе узачак

7 Сентября 2018

10 сентябрьдә XIV Казан кинофестивале эчендә Польша режиссеры Рышард Бугайскиның “Капитан Пилецкийның үлеме” фильмын махсус күрсәтәчәкләр. Тамашачылар белән үткәрелгән иҗади очрашуда төп рольне башкаручы Польшаның театр һәм кино актеры, режиссер һәм Лос-Анджелестагы Калифорния университетының Театр һәм кино мәктәбе укытучысы, XIV КХМКФ жюри әгъзасы Марек Пробош үз фильмы турында сөйләде.

GRED5210.jpg

Витольд Пилецкий роле өчен актер Лондондагы Mortui Sunt Ut Liberi Vivamus бронза медале, “Освенцимда кешелек рыцаре” алтын медале һәм Поляк диаспорасы Оскары – Венадагы Поляк фән һәм сәнгать академиясенең “Алтын ябалагы” белән бүләкләнгән.

Фильм булган вакыйгаларга нигезләнгән һәм немец оккупациясе вакытында Польшада оештырылган яшерен “Кораллы көрәш союзы” әгъзасы

Витольд Пилецкийның аянычлы язмышы турында сөйли. 1940 нчы елда ул Польшаның Каршылык күрсәтүе һәм Союздаш көчләргә мәгълүматлар тапшыру өчен концлагерь турында Освенцим концлагеренда ирекле тоткын була; хәтта анда яшерен радиотапшыргыч ясый.

Марек Пробош сөйләгәнчә, Пилецкий лагерьда көн саен 10шар мең тоткынның үлеме турында хәбәрләр җибәреп тора, ләкин ни Польша Каршылык күрсәтү үзәге, ни Союзниклар көчләре тоткыннарны азат итү өчен тырышлык күрсәтмиләр. Шуннан соң ул лагерьдән кача һәм яшерен эшчәнлеген дәвам итә.

GRED5186.jpg

Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1947 нче нче елда Польшада яңа хөкүмәтнең куркынычсызлык хезмәте Пилецкийны кулга ала, һәм 1948 нче елда ул җәзага тартыла. “Коммунистлар режимы бетерелгәннән соң, 1990 нчы елда, аның хатыны, архив материалларын өйрәнеп, иренең кулга алынуыннан соңгы язмышы турында белә. Польшаның сугыштан соңгы чор хөкүмәте Пилецкийны тарихтан сызып ташларга тырышты; әле һаман да Пилецкийның мәете табылганы юк”, - дип сөйләде Марек Пробош.

GRED2981.jpg

Витольд Пилецкий роле өстендә эшләүнең никадәр авыр булуы турында, тамашачыларның соравына җавап биргәндә Марек Пробош, тарихи материалны өйрәнгәннән соң, Пилецкийның батырлыгына шаккату хисе тирәнәя баруын таныды. Шул ук вакытта, актер үз гаиләсенең тарихы аны “бу рольгә” этәрүен һәм 1942 нче елда Дахау концентрацион лагеренда һәлак булган бабасының язмышы турында сөйләде.

Фоторәсемнәр монда