Татарстан режиссеры КХМКФ питчингы җиңүчесе булды һәм ярты миллионлык сертификат отты
К ленте новостей

Татарстан режиссеры КХМКФ питчингы җиңүчесе булды һәм ярты миллионлык сертификат отты

25 Апреля 2019

XV Казан халыкара мөселман кинофестивалендә узган халыкара питчингта Татарстан режиссеры Әмир Галиәскаров җиңүче дип табылды. Ул экспертлар комиссиясенә Мәхмүт Гәләүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» повестьларына нигезләнеп язылган «Сафа белән Саҗидә» тулы метражлы уен фильмы сценариен тәкъдим итте.

Әмир Галиәскаровка иҗади проектын тормышка ашыруда ярдәм буларак 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Конкурс шартлары буенча җиңүченең фильмы Татарстанда яки республика белән тыгыз хезмәттәшлектә төшерелергә тиеш. Төрле халыкара кинофестивальләр вәкилләре башка сценарийларга да ярдәм итәргә теләк белдерде.

Халыкара кинопроектлар конкурсы (питчинг) КХМКФ рәсми мәйданчыгы «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә беренче тапкыр узды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР «Татаркино» дәүләт учреждениесе, Татарстан Республикасының инвестицияләр үсеше агентлыгы, Россиянең кинематографистлар берлеге.

Питчинг башланганда XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова конкурсның шорт-листына төрле илләрдән 8 проект керүен хәбәр итте. Бу: «Ялгыз нарат» («Одинокая сосна»), реж. Д.Тилепбәргәнова (Кыргызстан); «"Z буыны" киноальманахы», реж. А.Габдрахманов (Россия, Татарстан); «Сафа белән Саҗидә» (Мәхмүт Гәләү повестьлары нигезендә), реж. Ә.Галиәскаров (Россия, Татарстан); «Йәгез, бер дога» (Аяз Гыйләҗев романы нигезендә); реж. М.Гыйләҗев (Россия, Татарстан); «Алмачуар» (Галимҗан Ибраһимов хикәясе нигезендә), реж. И.Рәхимов (Россия, Татарстан); «Өчпочмак көне» («День эчпочмака»), реж. С.Юзиев (Россия, Татарстан); «Закат & Восход», реж. О.Гамал (Мисыр); «Хори», реж. А.де Жоши (Непал). Конкурсның барлык катнашучылары экспертлар комиссиясе каршында үзләре төшерергә ниятләгән тулы метражлы уен проекты сценарийларын (синопсис) яклады.

«Сафа белән Саҗидә» фильмы Госманлы империясенә (хәзерге Төркия) күчеп киткән мөһаҗирләр турында, - диде Әмир Галиәскаров Казан кинофестиваленең матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында. - Башка аз санлы халыклар - чеченнар, Кырым татарлары да шулай эшләгән. Күчеп китүчеләрне «мөһаҗирләр» дип атаганнар. Фильмдагы вакыйгалар 19 гасыр ахырында бара. Картинаны Татарстанда һәм Төркиядә төшерергә планлаштырабыз. Картинаның җиңүче булуына моңарчы татар тарихындагы бу вакыйга турында кино төшерелмәве йогынты ясагандыр. Бу турыда сөйләргә кирәк».

Башка проектларга да игътибар бирелде. «Divaproduction» киностудиясе (АКШ- Канада) директоры Невин Камель түбәндәге проектларга постпродакшн эшендә ярдәм итәргә карар кылды: «Алмачуар» (Татарстан), «Сафа белән Саҗидә» (Татарстан), «Хори» (Непал), «"Z буыны"к киноальманахы» (Татарстан), «Ялгыз нарат» (Кыргызстан).

Төрки илләр журналистлары ассоциясе Президенты, Төрки илләр документаль фильмнары халыкара фестивале (Төркия) директоры Мендерес Демир Татарстан проектларына ярдәм итәргә теләк белдерде. Бу - «Сафа белән Саҗидә», «Йәгез, бер дога» һәм «Алмачуар» проектлары. Казахстаннан киностудия директоры һәм продюсер Алмагөл Тлеуханова «Ялгыз нарат» (Кыргызстан) һәм «Алмачуар» (Татарстан) фильмнарына ярдәм итәргә җыенуын әйтте. 

«Без хезмәттәшлек итәргә җыенучы яклар арасында килешү, беркетмә әзерлибез. Фестивальдән киткәндә кинопродукциягә кагылышлы документларны алып китү өчен, сез инде бүген үк эш барышы турында фикер алыша аласыз», - диде Миләүшә Айтуганова питчинг финалистларына.


Фото

Видео