"Татаркино" вәкилләре II Багдад халыкара кинофестивале эшендә катнашты
29 Сентября 2025
Новости
Быел фестивальдә катнашучылар күбесе кыска метражлы фильмнар һәм документаль булган 63 картинаны күрә алды. Зур экранда Франция, Дания, Мисыр һәм Гыйрактан булган дөньякүләм кино җитештерүчеләрнең фильмнары күрсәтелде.
"Без мондый чараны татулашу символы буларак мәдәниятләр һәм цивилизацияләр диалогына ярдәм итәр дип өметләнәбез", - дип белдерде фестивальнең оештыру комитеты башлыгы Аммар әл-Абоди.
Фестивальне Гыйрак кинематографисты Сабер Шаббиның илдә булган актуаль вакыйгаларга кагылган "Өзелгән элемтә" кыска метражлы фильмы ачты.
Казанның "Алтын минбар" халыкара кинофестивале һәм Багдад кинофестивале 2024 елда хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Багдадка бу сәфәр барышында Казан кинофестивален тәкъдир итү булды, алга таба хезмәттәшлекне киңәйтү һәм 2026 елда Казанда Гыйрак мәдәнияте көннәрен үткәрү турында килештеләр.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда Татарстан башкаласы ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Бу карар Согуд Гарәбстанында, Джидда шәһәрендә 2025 елның 12-13 февралендә узган Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә кабул ителде.