Татар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту
К ленте новостей

Татар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту

20 Октября 2023

Татар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту – күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев вафат.

Үз вакытында Разил Исмәгыйль улы IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале жюри әгъзасы булды. Фестиваль дирекциясе аның кинофорум турында әйткән сүзләрен җылылык белән искә ала: «Мин кинофестивальнең Казанда узуы белән горурланам. Аның язмышы җиңел түгел, беренче елларда төрле шикләр, курку бар иде. Бу фестиваль безгә нәрсә бирә соң? Күптән түгел газетада, башкалабызда фестиваль узса да, республикада кино сәнгатенең булмавы турында мәкалә укыдым. Бу сүзләр белән берничек тә килешә алмыйм, чөнки беренче фестиваль уздырылганнан соң Татарстанда бик күп матур фильмнар барлыкка килде. Татарстан кинематографының киләчәге өметле дип уйлыйм. Әлбәттә, монда фестивальнең дә өлеше зур. Кинофорум танылган актерлар, режиссерлар, сценаристлар белән аралашырга, фикер алышырга мөмкинлек бирә. Минемчә, моннан да яхшырак «кино мәктәбе» була алмый».

Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе һәм «Татаркино» дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе Разил Вәлиевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

62-zySau9Teb_c.jpg