Родослав Спассов Казанда үзенең «Поющие башмачки» фильмын күрсәтте
27 Апреля 2019
Новости
XV КХМКФ мәртәбәле кунагы, болгарлы режиссер, оператор, сценарист һәм продюсер Радослав Спассов фестивальдә үзенең «Поющие башмачки» фильмын күрсәтте. Фильм танылган болгарлы джаз җырчысы Леа Иванова һәм аның ире - композитор һәм пианист Эдуард Казасянның четрекле язмышына багышланган. Сценарий чынбарлыкта булган вакыйгалар нигезендә язылган. Хатыны үлгәч, композитор Болгария Дәүләт иминлек комитеты (КГБ) архив документларыннан аның күп еллар дәвамында махсус хезмәтләргә хәбәр җиткереп торуын, ә туйларының һәм оркестрның чит илләргә гастрольләренең махсус бирем буларак оештырылуын ачыклый.
Радослав Спассов Эдуард Казасян белән шәхсән таныш була һәм бу тарих аңа нык тәэсир итә. «Эчке эшләр министрлыгынң дәүләт архивыннан хатынының дәүләт иминлек органнарына эшләүе булуы турында шаккатыргыч яңалык белеп кайткач, ул еларлык дәрәҗәдә иде. «Минем бөтен тормышым ялган булган, мин сәяси уеннарда пешка булганмын», - дип кабатлады ул. Шул вакытта мин иҗат һәм тормыш юлының азагында тормышының үзе уйлаганнан бөтенләй башка төрле булуын аңлаган кеше турында кино төшерергә уйладым», - дип сөйләде режиссер.
Композитор үләр алдыннан режиссерга үзенең һәм Леа Иванованың шәхси папкаларын карарга рөхсәт бирә, җырчының көндәлекләрен калдыра. «Мин укыдым да, аны барыннан да ныграк борчыган нәрсә - Леаның аңа дәүләт боерыгы буенча кияүгә чыгуын аңларга тырыштым... Эдуард минем аларның тормышы турында ялгансыз картина төшерәчәгемә ышана иде. Бу минем өчен дә әһәмиятле булды», - дип уртаклашты режиссер. Ул «Поющие башмачки»ны төшерүнең катлаулы булуын һәм 8 елга сузылуын әйтте.
«Миңа катлаулы сәяси чорда, көтелмәгән кыен хәлдә калган кешеләрнең эчке кичерешләре кызык. Минем барлык фильмнарым азмы-күпме шушы теманы ача», - дип ассызыклады режисер һәм «Поющие башмачки»ның төп героинясы турында сөйләде. Леа Иванова Болгариядә туа, ләкин балачагын Истанбулда уздыра. Анда ул чиркәү хорында җырлый, балачактан ук берничә Европа телендә иркен алаша. Фильмның авторлары фикеренчә, җырчыны дәүләт иминлеге органнары эшенә җәлеп итүдә нәкъ менә шул факт роль уйнаган.
Икенче Бөтендөнья сугышы алдыннан Леа Иванова Софиягә кайта һәм джаз коллективлары солисткасы була. Совет режимы кабул ителгәннән соң, аны «декадент» музыкасы өчен хезмәт лагеренә җибәрәләр. Ләкин соңрак ул джаз җырчысы буларак сәхнәгә кайта, Болгариядә һәм социалистик илләрдә генә түгел, Көнбатышта да таныла.
«Ул бик чибәр була. Софиягә кайткач, ул аяк кимнәре каблугына кастаньеталар куйдыра һәм алар «көй чыгара торган» туфлиларга әйләнә. Шуңа күрә без фильмны «Поющие башмачки» дип атадык… Ул чор катлаулы була: бер яктан - Болгария дәүләт иминлеге комитеты, икенче яктан - режим корбаннары. Леа Иванова да - корбан, без бу хакта фильмда да әйтәбез», - дип йомгаклады Радослав Спассов.
Фильм 2016 елда Мәскәү халыкара кинофестивале жюриеның махсус бүләгенә лаек булган. «Поющие башмачки» бүген Казанда беренче мәртәбә күрсәтелде.