Николай Досталь: «Казан бик матурланган, Европа шәһәрләре кебек булган»
26 Апреля 2019
Новости
XV Казан кинофестиваленең мәртәбәле кунагы, режиссер, актер, сценарист, РФ халык артисты Николай Досталь форумда үзенең «Петя по дороге в Царствие Небесное» фильмын тәкъдим итте. Картинада вакыйга 1953 елда, Сталин эпохасы ахырында, Мурманск өлкәсенең зур булмаган Кандалакша шәһәрендә бара. Ул Михаил Кураевның повесте нигезендә төшерелгән. Фильм 2009 елда Мәскәү халыкара кинофестивалендә «Золотой Святой Георгий»га лаек булган.
Очрашуны ачып, Николай Досталь Казанга беренча тапкыр 1989 елда артистлар Андрей Толубеев һәм Петр Щербаков катнашкан «Я в полном порядке» фильмын төшергәндә килүен әйтте. Икенче тапкыр режиссер шәһәргә XIII Казан кинофестиваленең жюри рәисе буларак килә (2017 елда). «Аерма искиткеч! Казан үзгәргән, тагын да матурланган, Европа шәһәрләре кебек булган», - дип искәртте режиссер.
Тамашачыларның фестивальнең жюри составында эшләү тәҗрибәсе турындагы сорауларына җавап биреп, Николай Досталь: «Хезмәттәшләрнең эшләрен хөкем итмәскә тырышам, алайса алар исәнләшми башлый», - дип шаяртты. «Профессиональ караш мөһим, ләкин ничек төшерелгәнен, актерларның ничек уйнавын онытып, гади тамашачы кебек карарлык булса, димәк, картина чынлап та яхшы», - дип аңлатты ул.
Режиссер фикеренчә, Россия кинематографы бик үк югары дәрәҗәдә түгел. Бу спорт, космос турындагы трендларга игътибар бирүче массакүләм фильмнарга да, авторлык киносына да кагыла. Авторлык киносы дәүләт дотацияләренә карамастан, финанс проблемаларына дучар, чөнки ул табыш китерми һәм бу инвестицияләр табуны кыенлашытра, дип саный режиссер. Аның сүзләренчә, бюджеттан кала, Россия киносының төп проблемасы яхшы сценарийлар булмауда. «Голливуд беренче чиратта кайсы ягы белән көчле - алар карарга кызыклы тарихлар яза белә. Россиядә яхшы операторлар, режиссерлар бар, ә менә сценаристлар аз», - дип өстәде Николай Досталь.
Россиядә фильмнар прокаты темасын дәвам итеп, режиссер сәнгатьнең һәр төре тамашачыны «аз булса да уятырга, кузгатырга» тиеш булуын әйтте. Авторлык киносына яңалык алырга теләгән «үткер күзле» тамашачы йори. Ләкин күп очракта кеше кинога ял итәргә, күңел ачарга килә. «Миңа чиста комедияләр кызык түгел… Әмма мин һәр фильмда юмор булырга тиеш дип саныйм. Ул минем «Штрафбат», «Раскол», «Монах и бес» кебек драмаларда да бар. Минем яраткан режиссерым - Феллини, аның һәр картинасында юмор бар. Трагикомедия жанры - иң кызыктыргыч һәм катлаулы», - дип ассызыклады Николай Досталь.
Режиссер үзе өчен әһәмиятле булган телевизион проектлар турында сөйләде. Алар арасында: «Штрафбат» (Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиянең штраф батальоны тормышы турында), «Завещание Ленина» («Колымские рассказы» авторы Варлам Шаламовка багышланган) һәм «Раскол» (XVII гасырда Рус православ чиркәвен реформалаштыруга багышланган 20 серияле тарих). Николай Досталь сүзләренчә, бу күпсерияле телефильмнар сәнгатьтән кала, агарту максатын да күздә тота. Алардагы вакыйгалар - тарихның әһәмиятле өлеше. Шул ук вакытта режиссер «Раскол» кебек катлаулы һәм кыйммәтле тарихи картина төшерергә башка алынмаячагын да белдерде. Аның өчен тарихи урыннарны торгызырга һәм күпсанлы персонажлар белән эшләргә туры килгән.
Хәзер режиссер 8 серияле «Тайна» фильмын төшерә. Анда тарихи шәхесләр белән бергә уйлап чыгарылган персонажлар да бар. Сценарий нигезендә Александр Iнең 1825 елда Таганрогта үз үлеменең иницияциясен оештыруы һәм Россия императорының Федор Кузьмич атлы картка әверелүе турындагы гайбәтләр ята. Сюжет буенча, әлеге серле картның кем икәнен ачыклар өчен, Александр Iнең энесе император Николай II Томскига яшерен генә Петр Акимович Канищев исемле тикшерүчене җибәрә.
«Минем тарихи кино төшерү омтылышы юк, үзеннән-үзе шулай килеп чыга... Мәсәлән, «Раскол» фильмын без XVII гасырга караган тарихи чыганаклар нигезендә төшердек. Ә изгеләрнең тормышын күрсәткән «Монах и бес» та, Петр Акимович Канищев та (аның прототибы «Преступления и наказания»дан Порфирий Петрович) - безнең фантазия», - дип йомгаклады Николай Досталь.