Мендерес Демир: “Безнең өчен Казан мөселман кинофестивале белән хезмәттәшлек итү аеруча әһәмиятле”
К ленте новостей

Мендерес Демир: “Безнең өчен Казан мөселман кинофестивале белән хезмәттәшлек итү аеруча әһәмиятле”

6 Сентября 2018

КХМКФ “Төрки дөнья” документаль киносында төрек форумының фестиваль-партнеры буларак чыгыш ясый.

GRED4961.jpg

5 сентябрьдә Казан халыкара мөселман фестивале белән Истанбулның “Төрки дөнья” документаль кинофестивалендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документның төп бурычы – ике фестиваль арасында махсус программалар оештыру, номинант-фильмнарны бергә киңәшеп сайлау, архив эшчәнлегендә актив хезмәттәшлек итү.

Килешүгә кул кую тантанасында XIV КХМКФның башкарма директоры, “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм “Төрки дөнья” кино ассоциациясе президенты, төрки дөнья журналистлары ассоциациясенең генераль директоры, “Төрки дөнья” документаль киносының оештыру комитеты рәисе Мендерес Демир катнаштылар.

GRED4921.jpg

Татарстан кино белгечләре алда әйтеп узган фестивальдә 2016 нчы елдан башлап катнаша. Мендерес Демир Татарстан режиссеры Салават Юзеевнең “Шуну, который придет” фильмы 2016 нчы елда җиңүчеләр рәтенә керде дип искә төшерде.

Киләсе КХМКФда “Төрки дөнья” документаль фильмнар секциясе барлыкка килер дип көтелә, ә Истанбул фестивале программасына Казан кино фестивале репертуарыннан сайлап алынган фильмнар керер дип фаразлана.

Фотоларга сылтама