Мөселман киносы фестивале безгә бер-беребезне яхшырак аңларга ярдәм итә - Елена Демидова
27 Апреля 2019
Новости
27 апрельдә XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәгендә тулы метражлы документаль фильм режиссерлары белән очрашу узды. Конкурс программасына кергән эшләре турында режиссерлар Риза Голами Мотлаг («Обмен», Иран) һәм Елена Демидова («Феномен Этигэлова. Загадка бурятского ламы», Россия) сөйләде.
«Феномен Этигэлова. Загадка бурятского ламы» документаль фильмы Пандито Хамбо Ламаларының иң танылганы – Даши Доржи Этигэлов турында. Аның гәүдәсе Россиянең традицион будда Сангхасы Ивоглинск дацанында ята. Бурят руханилары аны тере кебек кабул итә.
Төшерү төркеме лама Этиголовның тормышы белән бәйле урыннарга барган, аның тарихын тарих дип түгел, ә үзләренең көндәлек тормышының бер өлеше дип санаучы кешеләр белән очрашкан. Ламаларның берсе 2002 елда төшергән видоеязмада Хамбо Ламасы Даши Доржи Этигэловның кайтуы ничек узганын күрергә була. Бу - фильм-тикшеренү. Тамашачы төшерү төркеме белән бергә Россия буддистларының яшәү, фикерләү рәвешен, дөньяны ничек тоюын белә һәм дөньяны аларча кабул итүенең ил тарихы контексты белән бәйләнешенә төшенә ала. «Бу фильм могҗиза турында, будда ламаларының могҗизаны аңларга һәм төшенергә тырышуы турында», - дип аңлатты Елена Демидова. Аның сүзләренчә, бу фильм - аңлатып булмастай кешеләр, заман, вакыт, киңлек һәм күзгә ташланмый торган нәрсәләр хакында сөйли.
Ираннан килгән «Обмен» документаль фильмы тамашачыны Иранның төньяк-көнчыгышында яшәүче төрекмән халкы йоласы белән таныштыра. Җирле халыкта гаиләләр арасында малайлар һәм кызлар алмашу гадәте бар. Моны аларны киләчәктә өйләндерү өчен эшлиләр. Кайчак бу йола балалар кечкенә вакытта ук, аларның ризалыгыннан башка башкарыла. Фильм үзе дә, кыз туганы да әлеге гадәт корбаны булган 36 яшьлек Алирез исемле егет турында. Ул туганнан туганына өйләнергә мәҗбүр була, ләкин берничә елдан чын мәхәббәтен очрата һәм йоланы боза. Режиссер сүзләренчә, бу очрак Иранның шәһәрдән 200 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә торак пунктында була. Әлеге егеткә кадәр йолага каршы чыгуычлар булмаган.
Фильмның үзенчәлеге турында фикер йөртеп, режиссер Реза Голами Мотлаг, документаль фильмнар тамашачысы җитдирәк, һөнәри яктан әзерлеклерәк һәм күңел ачу гына эзләми, диде. Елена Демидова документаль кинода беренче чиратта вакыйга әһәмиятле дигән фикерен белдерде. «Уен фильмымы, документальмы - ул барыбер кино. Иң мөһиме - уен фильмындагы кебек үк, тамашачының хисләрен кузгатырлык вакыйга турында сөйләп бирү. Вакыйга күңелне кузгатмаса, тамашачы фильмны карамый», - диде ул.
Реза Голами Мотлаг Казан кинофестивалендә икенче тапкыр катнашуын әйтте. «Бу - яхшы фестиваль, ул миңа бик ошый. Шулай да мин бер үзгәреш кертер - фестивальне тагын да мөселманча итү өчен темаларны чикләр идем. Болай иткәндә, мөселманнарның мәдәниятенә һәм тормышына кагылышлы мәсьәләләр турында тагын да тирәнрәк фикер алышып булыр иде. Бу минем шәхси фикерем», - дип белдерде ул.
Режиссер Елена Демидова аның белән килешмәде. Аның фикеренчә, фестиваль тамашачыга кешеләрнең дини тормышы турында гына түгел, ә мөселман дөньясының тормышы турында сөйләве белән кызыклы. Монда гадәти кешеләрнең мәхәббәткә кагылышлы яки кагылмый торган шәхси вакыйгаларын күрергә мөмкин... Дин бит барыбер аларның гамәлләрендә, теге яки бу очракта алган карарында чагыла... Бу искиткеч, кызык һәм гыйбрәтле һәм кешеләрне яхшырак аңларга да ярдәм итә. Без бит күпмилләтле илдә яшибез. Төп мәсьәлә - бер-беребезне аңларга өйрәнү», - дип фикерен белдерде ул.
Сайлап алу комиссиясе рәисе, Казан кинофестиваленең программа директоры, кино белгече Сергей Лаврентьев та бу темага фикерен белдерде. Ул иран режиссерына Казан мөселман кино фестиваленең дини фестиваль булмавын әйтте. «Бу - ислам дине таралган илләрдә төшерелгән фильмнар фестивале», - дип ассызыклады С.Лаврентьев. Ул Казан кинофестиваленең «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына» дигән лозунгы юкка гына сайланмавын да искәртте.