Матбугат очрашуы: юбилей Казан кино фестивален уздыру турында әңгәмә
К ленте новостей

Матбугат очрашуы: юбилей Казан кино фестивален уздыру турында әңгәмә

29 Апреля 2019

Хөрмәтле журналистлар!

1 нче апрель (дүшәмбе) 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат залында XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивален уздыру турында матбугат очрашуы уздырыла. Искәртеп узыйк, фестиваль Татарстан башкаласында 2019 нчы елның 24 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Рәсәй – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән хезмәттәшлеге ярдәмендә һәм «Kazan Summit 2019» Халыкара икътисад җыены барышында узачак.

Бәйге өлешенә сайлап алынган фильмнар, параллель программа, танылган шәхесләр, эш мәйданы һәм юбилей җыенының башка яңалыклары хакында матбугат очрашуында сөйләячәк:

 

- Айтуганова Миләүшә Ләбиб кызы, фестивальнең башкарма җитәкчесе, «Татаркино» дәүләт мәдәни оешмасы җитәкчесе.


Чарага теркәлү түбәндәге адрес буенча башкарыла:

pr@tatar-inform.ru.

Элемтә өчен өстәмә белешмә:

Руслан Шиһабетдинов, 8 927 240 0017, shigabetdinov.pr@gmail.com.

***

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) Татарстан башкаласында 2005 елдан башлап уза. Фестивальне башлап җибәрүдә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләр Шурасы зур өлеш керткән. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм хаклыкка өндәгән (авторның дин үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча) үз иле һәм дөнья кинематографиясе эшләре кабул ителә. Кинофорумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».