Любовь Балагова: «Кинофестивальләр арасында килешү төзү - зур адым»
25 Апреля 2019
Новости
2019 елның 25 апрелендә Казан халыкара мөселман киносы фестивале һәм SIFFA Сочи халыкара кинофестивале арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. SIFFA президенты, язучы, сценарист, продюсер Любовь Балагова SIFFA Россия-Британия ачык Сочи халыкара кинофестиваленең үсеш стратегиясе һәм Казан кинофестивале белән хезмәттәшлек итүгә кагылышлы планнары турында сөйләде:
- Минем өчен бу гади килешү генә түгел. Минем өчен Көнчыгыш - ул тирән рухи юнәлеш башланган урын. Мин сезнең рухи кыйммәтләрдән, тарихыгыздан күп нәрсә алам. Сочи кинофестивале дә бу кыйммәтләрне үзенә җыяр дип өметләнәм. Без мөселман дөньясының бер өлеше, а мөселман дөньясы - ул Европа дөньясының бер өлеше. Шуңа күрә Сочи халыкара кинофестивале бу хезмәттәшлектә Европа тамашачысына Казан халыкара кинофестивале алга сөргән барлык кыйммәтләрне җиткерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк.
Казан кинофестивале Бөекбританиядә, ә SIFFA - Татарстанда үз өен тапты. Безнең фестивальнең мәйданы киң, без ел саен Канн фестивалендә чыгыш ясыйбыз. Хәзер Казан фестивале безнең уртак SIFFA гаиләсенең тулы хокуклы хезмәттәшенә әйләнә һәм бу гаилә мөселман киносы фестивале идеяләрен таратачак.
- Сезнең SIFFA фестивале Россия-Британия ачык Сочи халыкара кинофестивале дип атала һәм бөтен дөньядан гаризалар кабул итә. Үзегезнең кинофорум концепциясе турында тулырак сөйләгез әле.
- Кызганычка, без сәясәт кинофестивальләр эчтәлегенә йогынты ясый торган дөньяда яшибез. Бу хәлне иң эре кинофорумнарда да күзәтергә була. Мин төрле мәдәниятләрне берләштерерлек кинофестиваль булдырырга теләдем. Барлык кинофестивальләрнең сайтларында «обмен культур» - «exchange of cultures» дигән төшенчәне очратырга була. Ләкин мәдәниятләрне берләштерерлек зуррак эш эшләнергә тиеш. Без - бербөтен, безнең кинофестиваль шул турыда сөйли.
Мин Сочи кинофестиваленең мәдәниятләрне, эчтәлекле фильм һәм проектларны таныту белән танылуын теләр идем. Аларның Оскар яки BAFTAга кабул ителүе мәҗбүри түгел. Ләкин Лондонда безнең фестиваль бүләге - Ирида статуэткасы «Сочи Оскары» дип билгеләнгәнлектән, мин бу статусны яклыйм.
- XV КХМКФ конкурс программасына Владимира Битоковның «Глубокие реки» фильмы кергән. Ул Сочи халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы дебют» бүләген алган фильм…
- Минем өчен «Глубокие реки» фильмының күрсәтелеү бик мөһим иде. Фестиваль фильмнарына халыкара жюри бәя бирә, алар арасында BAFTA әгъзалары һәм Америка киноакадемиясе вәкилләре дә бар. Миңа аларның фикерен ишетү кыйммәт иде. Аларг фильмны күрергә мөмкинлек бирергә кирәк иде. Картинаны карагач, жюри бертавыштан Владимир Битоковка «Иң яхшы дебют» премиясен бирде. Шулай итеп режиссер үз фильмын Британия киносының күренекле әһелләре җыелган һәм Россия киносәнгате әһелләре дә чакырылган гала-кичәдә күрсәтү хокукы алды.
Без Лондонга алып бара торган фильмнарны, британиялеләр үз мәдәниятенең бер өлеше дип кабул итә. Бу - мәдәниятара алмаш кына түгел, ә бердәм киңлек. Бүгенге дөньяда кешеләр бу турыда оныта башлады, без бу турыда искә төшерергә телибез.
- Кичә Казан кинофестивалендә Россия һәм башка илләр копродукциясе өчен питчинг-сессиясе узды. Сез анда жюри составында идегез. Сезне кызыксындырган проектлар булдымы?
- Әйе, мин Татарстан белән Төркиянең «Мөһаҗирләр» романына нигезләнгән «Сафа белән Саҗидә» фильмы проекты өчен тавыш бирдем. Бу тарихи вакыйгалар фонындагы катлаулы булмаган мәхәббәт тарихы. Ләкин мине нәкъ менә яшь режиссерларның үз халкы тарихына мөрәҗәгать итүе куандыра. Яшь кинематографистларны мондый җитди темалар кызыксындыруы бик яхшы. Эш барышында алар өлкән буын барып җитә алмаган нәтиҗәләргә тап була ала. Яшь кешеләрнең үз тарихына чумуы мөһим. Күптән түгел минем скрипкачы улым бер тарихи фильмда төп рольне башкарды. Минем аңа төшерү башланганчы бу халыкның тарихы турында күпме сөйләвем мөһим түгел. Чөнки бары тик төшерү мәйданында бу халыкның дөньясына эләккәч кенә, ул миңа тарихи детальләр күңелен кузгатуын әйтеп шалтыратты. Бу - киноиндустриянең һәм фестивальләрнең зур эше. Мин бу татарча тарихи фильмны карарга һәм аны үзебезнең фестивальгә чакырарга теләр идем.
Шулай ук мин Татарстан, җирле фильм төшерүчеләре белән уртак фильмнар төшерү мөмкинлеге булуын телим. Безнең кинофестивальнең Sindika Production дип аталган партнеры бар. Ул күп кенә илләрдә эш алып бара. Мин Казанга үземнең фестивальне генә түгел, ә без тиздән җирле белгечләр белән бергә Иорданиядә төшерәчәк фильмның проектын да алып килдем. Аның режиссеры - Мохи Кандур, рольләрнең берсен Британия актеры, «Оскар» иясе Джереми Айронс башкара.
Кинофестивальләр арасында килешү төзү - зур адым. Киләсе адым яшь режиссерлар катнашында Татарстан белән бергә төшерелгән фильмнар булыр дип өметләнәм. Без аларны үзебезнең кинофестивальдә танытачакбыз.