КХМКФ халыкара кинофестивальләр белән хезмәттәшлек итү турында 7 килешүгә кул куйды
К ленте новостей

КХМКФ халыкара кинофестивальләр белән хезмәттәшлек итү турында 7 килешүгә кул куйды

25 Апреля 2019

27 апрельдә XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе Бангладыш, Непал, Сирия, Таҗикстан, Россия шәһәрләре Сочи, Дагыстан һәм Ростовта уза торган кинофестивальләр белән хезмәттәшлек турында 7 килешүгә кул куйды. Имзалау Kazan Expoда «KazanSummit-2019» Халыкара икътисад саммитында узды.

Казан кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова белән беренче килешүне Таҗикстанның «Дидор» Халыкара кинофестивале директоры Сәфәр Хакдодов имзалады. Ул Татарстан вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнүен белдерде.

Непалды узучы Кеше хокуклары буенча халыкара кинофестиваль, Дакк халыкара кинофестивале (Бангладыш), балалар һәм яшьләр өчен кыска метражлы фильмнар фестивале (Сирия), Дагыстан халыкара кинофествиале, Сочи халыкара кинофестивале һәм Халыкара мотивация кинофестивале (Ростов) КХМКФ рәсми хезмәттәшләренә әйләнде.

«Без дөньяның төрле почмакларыннан кеше хокукларына багышланган фильмнар кабул итәбез. Ахыргы фестивальгә 2 меңнән артык гариза килде. Килешү төзелгәннән соң Казан кинофестивале белән хезмәттәшлек тагын да ныгыр дип өметләнәбез», - диде Непалдагы кеше хокукларына багышланган кинофестиваль директоры Арун де Жоши.

Дакк кинофестивале директоры Әхмәт Мостава Замал Казанга икенче тапкыр килүен әйтте һәм килешүнең ике кинофестивальнең дә эшен яхшыртырга, кинода яңа авторлар ачарга этәргеч булуын белдерде.

Мотивация кинофестивале Президенты Олег Тактаров фестиваль уза башлаганнан бирле Ростовта туристларның артуын искәртте. «Безнең кинофестиваль - ул спорт фестивале дә. Без бу эшне әһәмиятле дип һәм аның нәтиҗәләре белән уртаклашырга кирәк дип саныйбыз. Татарстан белән тагын да активрак хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм», - диде ул. Олег Тактаров мотивация кинофестивален Казанда да уздырырга тәкъдим итте.

Килешүдә документның «Казан кинофестивале һәм аның партнерлары игълан иткән мәдәният һәм гуманитар юнәлештә диалог һәм хезмәттәшлек принципларын тормышка ашыру ниятеннән» төзелүе әйтелә. Имза куйган яклар төрле ил тамашачысын милли мирас, гореф-гадәтләр һәм кинематографиянең хәзерге торышы белән таныштыру өчен уртак фестивальләр һәм кино күрсәтүләр оештырыр дип планлаштырыла.


Фото

Видео