Кинематограф объективындагы күпкырлы Россия
К ленте новостей

Кинематограф объективындагы күпкырлы Россия

15 Июля 2026

2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара кинофестивале узачак. Фестивальне оештыручылар тамашачылар өчен конкурс эшләрен күрсәтүдән тыш конкурстан тыш программалар да әзерләделәр.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. "Алтын минбар" кинофестиваленең бер программасы - "Күпкырлы Россия: документаль кино панорамасы" («Многоликая Россия: панорама документального кино») тамашачыларга илнең оригиналь төбәкләре, аларның традицияләре, мәдәнияте һәм киләчәк буыннар өчен үткәннәргә карата сакчыл мөнәсәбәт турында 10 картина тәкъдим итәчәк.

Барлык документаль фильмнар берничә тапкыр катнашып халыкара кинофестивальләрдә призлар алдылар һәм кино тәнкыйтьчеләре тарафыннан гына түгел, ә тамашачы мәхәббәтен дә алып югары бәяләнде. Шулай итеп Чечня режиссеры Харон Хидаевның «Дорога к храму» ("Гыйбадәтханәгә юл") фильмы XI Халыкара «Золотая башня» ("Алтын манара") кинофестивалендә бүләкләнде.

Режиссерлар Амиран Алборов һәм Алан Алборовның "Этника" фильмы 2009 елда ЮНЕСКО юкка чыгу куркынычы барлыгын таныган осетин телен саклау проблемасын күтәрә. Авторлар хәзерге вакытта хәл тагын да борчулырак күренә дигән фикергә киләләр. Әгәр өмет юлында юкка чыгу алдында торган телне коткаруның бердәнбер ачкычы булса икән?

Марина Макарова үзенең «Мама, əни, анне» фильмында кырлар һәм елга үзәннәре кушылган бер урында төрле тамырлы кешеләр ничек яшәвен күрсәтә. Алар һәрберсе үз телендә җырлыйлар, бииләр, дога кылалар. Мәдәниятне генә түгел, безне бәйләүче нечкә җепне дә саклыйлар. Фильм Ульяновск өлкәсенең Барыш районы территориясендә төрле халыкларның һәм аларның мәдәниятләренең (чуашлар, татарлар, мордвалар, руслар) ничек итеп бергә яшәве идеясына багышланган.

Режиссер Радик Исмаилов үзенең «Хранители традиций» ("Традицияләрне саклаучылар") фильмында Дагыстан халыкларының уникаль традицияләре турында сөйли, анда ата-бабаларның мәдәни һәм рухи мирасын зур мәхәббәт белән саклыйлар һәм бу белемнәрне яңа буынга тапшыралар.

Уникаль ингуш келәм туку традициясен Дарья Разумникова һәм Артур Соколов «Ковры говорят» ("Келәмнәр сөйләшә") документаль фильмына багышлый. 1944 елда ингуш халкы депортацияләнә һәм аның барлык мәдәни мирасы юкка чыга. 80 елдан соң тарихчы Танзила Дзаурова юкка чыккан келәм һөнәрчелеген торгыза.

Ә Тверь өлкәсенең Славково авылында Валерий Фомин китапханә каршында үз туган ягын өйрәнү музеен булдыра. Ул бер кешенең үзе генә дә хәтердә саклауны, үткәннәрне гәрәбәдәй тезеп сабыр гына җыюын һәм шул чорның чынбарлыгын күрсәтү турындагы лента. Режиссер Константин Пессяников үзенең «Сотворение» (“Иҗади тудыру”) фильмында шул энтузиаст турында сөйли.

Анна Коряковцева үзенең документаль «Береговые чукчи. Северная сказка» ("Яр чукчалары. Төньяк әкияте") эше белән безне салкын төньяк диңгез ярындагы кечкенә авылның тормышына һәм мохитенә алып керә. Бу фильм аучылык белән яшәүче чукчаларның күп гасырлык традицияләре турында сөйли. Ә Ирина Калюжная үзенең «Атасикун. Все вместе» ("Атасикун. Барысы бергә") документаль фильмында тагын бер төньяк халкы турында сөйли. Наукан эскимосларының юкка чыгучы телләрен һәм үзләренең бию-җыр культурасын ничек итеп саклап калулары турында күрсәтелә.

Башка төньяк халыклары кебек үк коми-пермяклар да төньяк Урал алды кыргый табигатендә исән калу өчен кырыс сынаулар аша үткән. Һәм һәрвакыт бу халыкның нык нигезе - ул аның мәдәнияте булган. Бүген аны саклаучыларның берсе - Милли Коми-Пермяк театры. Монда бу гаҗәеп кешеләрнең төп байлыгы - аларның теле яши һәм үсә. Бу турыда режиссер Алексей Романовның «Третий звонок» ("Өченче кыңгырау") фильмы сөйли.

Ольга Арлаускас һәм Светлана Горлоның «Послушай!» ("Тыңла!") картинасы - үзенә күрә ниндидер бер авазларны һәм мәгънәләрне тоту. Дүрт төрле төбәктән дүрт эпизодта хәзерге этник музыканың идеядән алып яңгырашның ахырына кадәр ничек барлыкка килүен күрергә мөмкин һәм ни өчен без ата-бабаларыбыздан яңгырап килгән музыканы шулкадәр бирелеп тыңлыйбыз һәм аңларга телибез?

"Алтын минбар" кинофестивале "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына" дигән традицион девиз белән уза. Конкурс фильмнары 4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр "Корстон" кинотеатры залларында күрсәтеләчәк, ә конкурстан тыш тамашалар "Мир" кинотеатрында узачак, анда шулай ук иҗади очрашулар вакытында кино авторлары белән аралашырга да мөмкин булачак.