Халыкара мөселман кинофестиваленең параллель программасында мөселман илләре мәдәниятләренең күптөрлелеген тәкъдим итәчәкләр
К ленте новостей

Халыкара мөселман кинофестиваленең параллель программасында мөселман илләре мәдәниятләренең күптөрлелеген тәкъдим итәчәкләр

22 Июня 2021

Мөселман илләре мәдәниятләренең күптөрлелеге «Россия – Ислам дөньясы» һәм «Индостан» параллель программаларына кергән фильмнарда күрсәтеләчәк. Конкурстан тыш программалар танылган кино белгече, NETPAC халыкара оешмасы (Азия киносын алга этәрү челтәре) һәм Россия кинематографистлар берлеге әгъзасы Сергей Анашкин тарафыннан формалаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең партнеры булып тора. Төркем тарафыннан гамәлгә куелган «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» махсус приз – 300 000 сумлык акчалата бүләк «Россия - Ислам дөньясы» махсус программасының 10 фильмының берсенә тапшырылачак.

Сергей Анашкин хәбәр иткәнчә, «Россия – Ислам дөньясы» параллель программасына Иран, Әзербайҗан, Малайзия, Кыргызстан, Казахстан, Нигерия, Төркия һәм Судан фильмнары кертелгән. Сайлап алынган барлык фильмнарның фестивальләрдә абруе зур, дип ассызыклый танылган кино белгече.

Гомумән алганда, параллель программа ике төп юнәлешне исәпкә алып сайлап алынды: төрле илләрнең традицион мәдәнияте элементларын һәм хәзерге заман проблемаларын күрсәтү.

Казан кинофестиваленә килүчеләрнең зур экранда фольклорга барып тоташа торган гыйбрәтле хикәятләрне, шулай ук бүген дөньяның төрле почмакларында булган проблемалар турында сөйли торган драматик эшләрне күрү мөмкинлеге булачак. Әйтик, Казахстан һәм Нигерия режиссерлары хәзерге заман хатын-кызларының бәйсезлеге темасын күтәрә,чөнки бик еш гүзәл затлар никах традицияләренә иярү яки үз тормышларын мөстәкыйль рәвештә оештыру кебек катлаулы сайлау алдында тора.

«Бу программада мин игътибарны сәясәткә юнәлтмәдем, ул икенче планда. Төп максат – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме составына кергән илләрнең мәдәниятләренең күптөрлелеген күрсәтү», – дип билгеләп үтте Сергей Анашкин.

«Индостан» программасына Һиндстан, Бангладеш, Шри-Ланка, Непал фильмнары кертеләчәк.

«Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме 2006 елда Россия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче буларак кушылганнан соң Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә оештырылды. Төркем рәисе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. 2017 елдан «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме – Казан кинофестиваленең партнеры.

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узачак.