Халыкара кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү башланды
К ленте новостей

Халыкара кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү башланды

7 Июня 2022

6 июньнән Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьдә үтәчәк XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узачак кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү башланды.

Питчингта катнашу өчен «Тулы метражлы уен фильмнары» категориясендә инглиз һәм рус телләрендәге сценарийлар, тулы метражлы уен фильмнары синопсислары һәм сценарийлары кабул ителә.

Питчингта катнашу бушлай, гаризаны www.kazan-mfmk.com сайтында калдырырга мөмкин.

Гаризалар 2022 елның 15 августына кадәр кабул ителә. Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча питчингның шорт-листы формалаша, ул кимендә 7 һәм күбендә 10 проекттан тора. Питчингта онлайн режимда да катнашырга мөмкин.

Халыкара питчингның төп бурычы – Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә, шул исәптән чит илләр катнашында, кино җитештерүне үстерүне стимуллаштыру, кинематографик дөньяда яңа исемнәр ачу, яңа проектларны тәкъдир итү һәм киноны үстерү өчен яңа идеяләр эзләү, Россия төбәкләре һәм чит илләрнең кинематографистлары мәгълүмати базасын булдыру, кино төшерүчеләрне уртак кинопроектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынган продюсерлар, режиссерлар һәм башка затлар белән таныштыру. Питчинг талантлы кинематографистларга иҗади проектларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.

Питчинг кысаларында белем бирү программалары, питчингның Эксперт советы вәкилләре белән очрашулар, тренинглар үткәрелә.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Эксперт советы питчингта җиңүчеләрне билгели һәм аларга сертификатлар, призлар тапшыра. Җиңүчегә тапшырылачак бүләкнең күләме 500 мең сум тәшкил итә. Приз сыйфатында проектларны продюсерлаштыру, кинопроектларны тормышка ашыруда ярдәм итү, кинематограф өлкәсендә төрле хезмәтләргә бушлай бирү яки ташламалар, кыйммәтле бүләкләр һәм башкалар булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Александр Ширманов конструктивлыкка нигез салучыларның берсе -Александр Родченкога багышланган «Ракурс» проекты белән җиңү яулады. Әлеге эш 500 мең сум күләмендә финанс ярдәме, шулай ук экспертларның кураторлыгына лаек булды. Икенче проект - Рөстәм Шәмсивәлиевнең «Шүрәле» се Kino Life (Татарстан) компаниясеннән җиһазлар арендалауга 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.