Казанда «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале старт алды
7 Сентября 2024
Новости
Кичә Казан Ратушасына «Алтын минбар» XX Казан халыкара кинофестивале ачылышы уңаеннан төрле илләрнең киноиндустриясе вәкилләре җыелды. Традиция буенча, тантана алдыннан кызыл келәм салынган иде.
Аның буенча «Воскресший Эртугрул» һәм «Основание: Осман» сериаллары режиссеры, жюри рәисе Метин Гюнай һәм тамашачыларга «Великолепный век. Империя Кёсем» сериалларындагы рольләре аша таныш актер Чагры Шенсой узды.
Россия йолдызларыннан әлеге вакыйгада театр, кино, тавыш бирү һәм дубляж актрисасы, Россиянең халык артисты Светлана Крючкова, театр һәм кино актеры, кинорежиссер, сценарист, Россиянең халык артисты Сергей Никоненко, театр һәм кино актрисасы Анастасия Крылова һәм башкалар да катнашты.
Тиздән форум кунаклары кинофестивальгә килүчеләр белән иҗади очрашуларда һәм проектның махсус чараларында күрешәчәк. Ә әлегә аларны тантаналы шартларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Сезнең белән янәдән очрашуга шатбыз. 20 ел элек беренче фестивальдә без 12 илдән нибары 40 эш кабул иттек. Быел сайлап алу комиссиясе 47 илдән 814 гариза карады. Бу Татарстанның конфессияара татулык үзәге үрнәге булуын тагын бер кат раслый», - диде Мөхәммәтшин.
Ул кинофорум дәвамында тамашачылар 141 фильм караячак, шуларның 51е конкурс программасында катнаша, дип өстәде. Кичәгә җыелучылар тантана вакытында тәкъдим ителгән тизерлар буенча конкурс программасы турында гомуми видеотасма карап, тәэсирләнә алдылар. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, һәр картина гомумкешелек рухи кыйммәтләрен популярлаштыра.
Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов та шул ук фикерне куәтләде: «Дөньяда кинофестивальләр күп, әмма безнеке башкалардан аерылып тора. Бу форумны киң җәмәгатьчелеккә яхшы һәм әхлакый кино күрсәтү өчен уйлап тапканнар. Бүген әлеге өндәмә, дөньяда гаилә кебек фундаменталь төшенчәләрне бозып күрсәтүчеләр барында, аеруча мөһим. Без исә үзебезнең рухи һәм традицион кыйммәтләребезне сакларга бурычлы. Кино әлеге максатка ирешүдә көчле корал булып тора».
Кинофестивальнең беренче исемен - «Алтын минбар»ны кире кайтаруының да сәбәбе шунда. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, ул фестивальнең асылын аеруча яхшы чагылдыра.
«Бу сүзтезмәдә "алтын" — кешелек кыйммәтләрен," мөнбәр " - рухи кафедраны күздә тота. Безгә бүген кинематограф, сәнгать һәм мәдәният ярдәмендә цивилизациянең чын кыйммәтләрен җиткерә алырлык трибуна аеруча кирәк. Әлеге кинофорумда яхшылык һәм мәхәббәт турында сөйлибез. Минем барлык җыелучыларга да бу кыйммәтләр системасын безнең белән уртаклашулары өчен рәхмәтемне белдерәсем килә», — дип ассызыклады Әюпова.
Ул шулай ук РФ мәдәният министры Ольга Любимованың кунакларны кайнар сәламләү һәм кинофестивальне оештыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү хатын укыды.
"Алтын минбар" тамашачыны яхшы гамәлләргә илһамландырырга, милли мәдәни тиңдәшлекне ныгытырга һәм ныклы гаилә мөнәсәбәтләре тәрбияләргә омтыла, бу Россиядә Гаилә елында аеруча мөһим", — диелгән хатта.
«Алтын минбар» кинофестиваленең ябылу тантанасында быелгы форум җиңүчеләренең исемнәре игълан ителәчәк. Барлыгы төп 13 бүләк һәм алты махсус бүләк тапшырылачак, аларның сыннарын ачу тантанасында тәкъдим иттеләр. Ә әлегә җыелучылар башка кинопроект — «Кино за 7 дней»да катнашучыларны тәбрикләде.
Быел анда БРИКС илләреннән 10 команда катнашты.
"Проект гамәлдә булган биш ел эчендә катнашучылар бөтен дөнья буйлап сәяхәт итүче 40 кыска метражлы фильм төшерде. Безнең өчен Татарстанда эшләү зур мәртәбә. Биредә төшергәннәрнең барысы да республикага чиксез гашыйк", - дип билгеләде проектның генераль продюсеры Станислав Ершов.
Тантаналы шартларда яшь талантларга лаеклы бүләкләр тапшырылды. Өченче урынны Россиядән Илья Северованың «Любовь» кинотасмасы алды, икенче урында — Бразилиядән Родриго де Медейросның «Животные» проекты. Беренчелекне Ираннан Али Моабиның «Яңарыш» фильмы яулады.
Казанлылар һәм кино яратучылар өчен «Алтын минбар» кинофестиваль «Агач кочагында» ачылыш фильмы белән билгеләп үтелде, ул көнне кинотасма берьюлы шәһәрнең өч мәйданчыгында күрсәтелде. Ә кинофорумга җыелганнар өчен фестивальгә Эльмира Кәлимуллина башкаруында «Татарстан» җыры һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры старт бирде.
«Алтын минбар» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә "Мәдәниятләр диалогы аша - мәдәниятле диалогка" шигаре астында уза.
«Алтын минбар» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.

Поделиться