Казан кинофестивале яңгырашы
28 Октября 2025
Новости
1 ноябрьдән Татарстан Республикасында ""Алтын минбар" Казан халыкара кинофестиваленең яңгырашы" башлана. Республиканың шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр узган фестивальдә тәкъдим ителгән иң яхшы фильмнарны күрә алачак. Программага дүрт фильм керде: Һиндстан, Черногория, Россия кино әсәрләре, шулай ук Татарстан җитештергән фильм.
""Алтын минбар" Казан халыкара кинофестиваленең яңгырашы" фестивале 1-10 ноябрь көннәрендә Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Азнакай, Лениногорск, Чирмешән, Казан шәһәрләрендә, шулай ук Әлки, Баулы, Чүпрәле, Бөгелмә, Спас, Балтач, Балык Бистәсе, Питрәч, Буа, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнарында узачак.
Черногория режиссеры Николай Вукчевичның "Таяныч ныклыгы" фильмы XXI Казан "Алтын миинбар" халыкара кинофестивалендә "Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы" буларак гран-при һәм "Иң яхшы оператор эше" призын яулады. Бу Икенче бөтендөнья сугышы елларында Югославиядә албан Нур Доканың йортында приют тапкан ятим малай турында хикәя. Сугыш шартларында дин тотучыларны үлемгә китерергә мөмкин: малай - христиан, ә Нур - мөселман.
Тагын бер фестиваль фильмы - Һиндстан режиссеры Суман Мукхопадхьяйның "Курчак театры тарихы". Татарстан Республикасы Рәисенең "Кино сәнгатендә гуманизм өчен" призы белән билгеләп үтелгән бу тасма 1940 еллардагы атмосферага кертә. Хикәя үзәгендә - шәһәрдә белем алган герой, ул кечкенә торак пунктның традицион яшәү рәвешенә заманча тенденцияләр кертергә омтыла.
Балалар һәм гаилә каравы өчен "Кара урман әкиятләре. Ворожей". Анда яшь Василисса турында сөйләнә, ул үзенең килеп чыгышы серен ачу өчен караңгы урманга китә.
"Фестиваль Яңгырашы" тамашачыларын шулай ук Татарстан җитештерүендәге Сергей Киатровның "Болгар риваятьләре" анимацион әкияте белән очрашу көтә. Бу картина яшь герой Тимер һәм Вакыт саклаучы борынгы шәһәрне мәкерле джиннан саклау өчен команда туплаган дөньяга күчерәчәк.