Казан кинофестивале-2023 кысаларында Гарәп киносы көннәре узачак
К ленте новостей

Казан кинофестивале-2023 кысаларында Гарәп киносы көннәре узачак

14 Февраля 2023

5-9 сентябрьдә РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узачак XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Гарәп киносы көннәре оештырылачак. Мондый карар КХМКФ-2023 һәм V Әл-Айн халыкара кинофестивале (БГӘ, Абу-Даби) арасында имзаланган килешү нәтиҗәләренең берсе булды.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Әл-Айн кинофестивале һәм Казан кинофестивале арасында 2023 елга хезмәттәшлек турында килешүгә Абу-Даби Әмирлегендә узган кинофорум кысаларында кул куелды. Килешүгә “Татаркино” директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова һәм Әл-Айн халыкара фестивале директоры Әмир Сәлмән кул куйды.

КМФМК-2022 кысаларында әлеге ике кинофорум арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалаган иде инде. Яңа документ эчтәлек буенча тулырак, өстәмә мәгълүмат белән баетылган.

Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, килешү фестиваль программалары, фильмнар белән бүлешергә, уртак проектлар өстендә эшләргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, КХМКФ-2023 кысаларында Казанда Гарәп киносы көннәрен үткәрү турында карар кабул ителгән.

Әл-Айн халыкара кинофестивале кысаларында Миләүшә Айтуганова шулай ук XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган матбугат конференциясен үткәрде.

“Без Казан кинофестивале турында бер сәгать ярым сөйләштек. Безнең кинофестивальгә кагылышлы бик күп сораулар белән мин чит илдә беренче тапкыр очраштым. Аның белән кызыксыну бик зур”, - дип хәбәр итте Миләүшә Айтуганова.

Аның сүзләренчә, БГӘ киноиндустриясенең 40 якын вәкиле, фестивальдә катнашучылар һәм журналистлардан яңгыраган сорауларны өч бүлеккә бүлеп була. Беренчесе Казан мөселман киносы фестивален күзаллауга кагылган (Миләүшә Айтуганова искәрткәнчә, КХМКФ “Мәдәниятләр диалогы аша аралашу мәдәниятенә” девизы астында уза). Икенчесе – Татарстанда копродукция өчен тудырылган шартлар. Өченчесе – Казандагы кинофорумда катнашучы илләр, аларның саны, конкурс программасына картиналарны сайлап алу үзенчәлекләре һ. б.

“Матбугат конференциясендә Татарстан Россия Федерациясенең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрендә аерым әһәмияткә ия субъекты буларак яңгырады. Республиканың РФ һәм Ислам дөньясы илләре арасында күпер буларак мөһимлеген ассызыкладылар”, - дип белдерде Миләүшә Айтуганова.

Искәртеп узабыз, Казан кинофестиваленә гариза бирү кампаниясе 1 февральдән старт алды һәм 1 июньгә кадәр барачак. Ә фестиваль үзе быел 5-9 сентябрьдә РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән узачак.

photo1676364660 (3).jpeg

photo1676364660 (2).jpeg

photo1676364660 (1).jpeg

photo1676364660.jpeg