Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында кино күрсәтүләр: 7 сентябрьгә афиша
К ленте новостей

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында кино күрсәтүләр: 7 сентябрьгә афиша

6 Сентября 2023

Казан Кремлендә мөселман кинофестивале кысаларында кино күрсәтүләр дәвам итә. Пәнҗешәмбе көнне Гавами урыннары күргәзмә залларында «Зөләйха», «Өч аяклы ат» һәм «Бибинур» фильмнарын карарга мөмкин була, шулай ук «Ганди һәм компания» фильмы Гавами урыннары ишегалдында күрсәтеләчәк.

Зөләйха, 16+

Фильм узган гасыр башында танылган язучыларның берсе булган, гомеренең күп өлешен чит илдә һәм әдәбият дәреслекләреннән тыш үткәргән Гаяз Исхакый романы буенча төшерелгән.

Зөләйха ике милләтнең үзара мөнәсәбәтләре тарихының иң бәхәсле мизгелләренең берсенә багышлана татарларны көчләп чукындыру. Авылга руханилар килгәч, чиркәү төзелә һәм анда яшәүчеләргә мөселман булып яшәү авырлык тудыра. Геройны чукындыру белән генә чикләнмиләр, ә рус кешесенә кияүгә дә бирәләр. Кемгәдер әлеге фильм русларга карата нәфрәт белән сугарылган кебек тоелырга мөмкин. Әмма монда бары тик үткән тарих кына тасвирлана (хәзерге мультфильмнарда Тугарин-еланга сораулар тумый бит!). Шул ук вакытта тарихы барыбер актуаль, чөнки республикада милли мәсьәлә – мөһим нәрсә.

Җитештерү: Россия/Татарстан

Режиссеры: Рамил Төхвәтуллин

Озынлыгы: 35 минут

Чыгарылган елы: 2005

Кайчан: 7 сентябрь 12:00

Кайда: Гавами урыннары күргәзмә залы, 1 подъезд

Керү ирекле, ләкин сылтама буенча теркәлү кирәк

Өч аяклы ат (Трехногая кобыла), 12+

Фильм 1948 ел вакыйгалары турында сөйли. Фронтовикның тол хатыны Санияне коточкыч җинаятьтә – совет чынбарлыгына зыян китерүдә гаеплиләр: ул колхоз атын чыгымга керткән. Аның улы Кәбир генә хакыйкатьне белә: ат исән, әмма бүре тарафыннан имгәнгән. Әнисен төрмәдән коткарыр өчен, малай Бамбук исемле Аксак атны кире кайтарырга һәм колхозга бирергә тиеш. Әнисенең дошманнарыннан качып, Кабир һәм ат урманнар һәм чокырлар аша өйгә кайта. Юлда аларны күп сынаулар һәм искиткеч очрашулар көтә.

Җитештерү: Россия/Татарстан

Сценарий авторы һәм режиссеры: Нурания Җамалиева

Айдар Хәлимнең шул ук исемдәге повесте буенча.

Озынлыгы: 66 минут

Чыгарылган елы: 2008

Кайчан: 7 сентябрь, 13: 00

Кайда: Гавами урыннары күргәзмә залы, 1 подъезд

Керү ирекле, ләкин сылтама буенча теркәлү кирәк

Бибинур, 6+

Сценарий нигезендә Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» һәм «Җомга кичендә» повестьлары ята. Бибинур карчык тормышының киләсе җомга көнне тәмамланачыгы турында төш күрә. Бибинур калган вакыт эчендә бурычларын түләргә һәм мәңгелек белән очрашуга әзерләнергә тиеш. Кинәт авылда бай варис пөйдә була. Авыл халкы гасырлар дәвамында үзенеке дип санаган җир аның милке булып чыга…

Җитештерү: Россия/Татарстан

Режиссеры: Юрий Фетинг

Озынлыгы: 100 минут

2009 елда чыгарылган

Кайчан: 7 сентябрь 14:30

Кайда: Гавами урыннары күргәзмә залы, 1 подъезд

Керү ирекле, ләкин сылтама буенча теркәлү кирәк