«Эхо Казанского кинофестиваля» Татарстан буйлап сәяхәт итә
К ленте новостей

«Эхо Казанского кинофестиваля» Татарстан буйлап сәяхәт итә

26 Ноября 2018

3 нче декабрьдә Татарстанда «Эхо Казанского кинофестиваля» башланып китә. Чара ел саен фестивальдә катнашкан дөнья фильмнарын киң тамашачыга тәкъдим итү өчен оештырыла. Күрсәтүләр район үзәкләре һәм шәһәрләрнең муниципаль кино залларында үтәр дип көтелә. Казанда атналыкны 3 нче декабрьдән 9 нчы декабрьгә кадәр күреп булачак.

Программага 2018 нче елгы Казан кино фестиваленең 8 фильм-катнашучысы кертелгән. Алар Иран, Мисыр, Бангладеш, Төркия, Казахстан, Һиндстан һәм Татарстан фильмнары. Тамашачылар фестивальнең Гран-при бүләге иясе – «Ласковое безразличие мира» (режиссеры А. Ирҗанов, Казахстан) фильмын күрә алачак. Шулай ук программага теркәлгән фильмнар:
- «Ксерокопия» (режиссеры Т. Әшри, Иран) – «Иң яхшы ир-ат роле» бүләге җиңүчесе;
- «Хәлеф» (режиссеры М. Дүзгөнуглы, Төркия) – «Иң яхшы сценарий» бүләге җиңүчесе;
- «Гөлниза» (режиссеры С. Гөл, Иран) – «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» һәм «Иң яхшы операторлык эше» бүләкләре җиңүчесе;
- «Любовь и Шукла» (режиссеры Дж. Сиддартхи, Һиндстан) – фестиваль кунагы;
- «Халдаа» (режиссеры Т. Әхмәд, Бангладеш) – фестиваль кунагы;

Татарстан «Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» чарасында «Гульназек – победитель дивов» (режиссеры Е. Ермолина) һәм «Нигез йорт» (режиссерлары Н. Йөрешбаев һәм Ә. Галиәскәров).
Быел кино фестивале җитәкчелеге карары нигезендә, фестивальдә катнашкан фильмнарны рус телендә тавышландырганнар. Шул рәвешле, «Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» филмнарын тамашачы рус телендә карый алачак.

Яңалыкларны «ТатарКино» (tatarkino.ru) һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (kazan-mfmk.com) рәсми сайтларында күзәтеп барыгыз.

  «Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» программасы:
- «Ксерокопия» (режиссеры Т. Әшри, Иран) – «Иң яхшы ир-ат роле» бүләге җиңүчесе;
- «Хәлеф» (режиссеры М. Дүзгөнуглы, Төркия) – «Иң яхшы сценарий» бүләге җиңүчесе;
- «Гөлниза» (режиссеры С. Гөл, Иран) – «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» һәм «Иң яхшы операторлык эше» бүләкләре җиңүчесе;
- «Любовь и Шукла» (режиссеры Дж. Сиддартхи, Һиндстан) – фестиваль кунагы;
- «Халдаа» (режиссеры Т. Әхмәд, Бангладеш) – фестиваль кунагы;
- «Гульназек – победитель дивов» (режиссеры Е. Ермолина) – кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре берләшмәсенең махсус бүләге;
- «Нигез йорт» (режиссерлары Н. Йөрешбаев һәм Ә.Галиәскәров) – фестиваль катнашучысы.