Казан кинофестивале Женеваның көнчыгыш кинофестивале белән хезмәттәш булды
К ленте новостей

Казан кинофестивале Женеваның көнчыгыш кинофестивале белән хезмәттәш булды

6 Сентября 2018

Бүген КХМКФ һәм Женеваның FIFOG көнчыгыш кинофестивале арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Килешүгә кул кую тантанасында XIV КХМКФның башкарма директоры, “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм Женеваның FIFOG көнчыгыш кино фестиваленең директоры Тахар Хоучи катнаштылар.

GRED4968.jpg

Документта әйтелгәнчә, Казан һәм Женева фестивальләре бергә кино карап, төрле чаралар уздырачак, махсус программаларга хезмәттәшлек фильмнарын программага кертәчәкләр, иҗади очрашулар һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мастер-класслар оештырылыр дип тә көтелә.

Алжирда туган Тахар Хоучи “Җир шарында төрле халык традицияләрен туганлаштыра торган шундый җирләр булуына бик шатмын. Мин татарларның башка халыклардан аерылып торуын аңлыйм: мөгаен, алжирлыларны Төньяк Африка татарлары дип атап була. Безнең күбебез – мөселманнар, ләкин без гарәпләр түгел, безнең үзебезнең менталитетыбыз, телебез бар. Хәзер минем йөрәгемдә Казанның бер өлеше бар, ә мин Татарстанга Алжир һәм Швейцария өлешләрен алып килдем...” – дип үз кичерешләре белән уртаклашты.

GRED5027.jpg

Фотолар монда