Казан кинофестивале: Япония һәм Америка якыная
К ленте новостей

Казан кинофестивале: Япония һәм Америка якыная

10 Мая 2018

2018 елның 4 сентябреннән 10 сентябренә кадәр узачак XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Бугенге көнгә оештыру комитетына 500гә якын эш керде, кабул иту 1 июньгә кадәр барачак. Сергей Лаврентьев җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе 60 фильмнан торган шорт-листны (6 номинация: “Тулы метражлы нәфис фильм”, “Кыска метражлы нәфис фильм”, “Тулы метражлы документаль фильм”, “Кыска метражлы документаль фильм”, “Яшь Россия” һәм “Милли конкурс”; һәрберсендә 10 фильм) 1 июльдә игълан итәчәк.

Фестивальдә быел Америка кинематографы да уз картинасын тәкъдим итә. Ул – “Сугыш кыры” (“Поле битвы”) фильмы. Кинотасмада төп рольне Оливер Стоунның улы Шон Стоун (америка актеры һәм сценарийлар язучы) башкарган. Режиссер Ануар Хадж Смаин һәм продюсер Әминә Җаманның хәрби драмасы Россиядә беренче тапкыр күрсәтеләчәк. Кинокартинаның дөньякүләм премьерасы 10 мартта Калифорниядә “Idyllwild International Festival of Cinema” халыкара фестивалендә булган. Ул анда 8 премиягә номинацияләнгән.

Оештыручылар сүзләре буенча, быел Кытай, Һиндстан режиссерларыннан күп гаризалар килгән. Фестивальнең аерым программасы беренче тапкыр Япониягә багышланачак. Шулай ук Кыргызстан һәм Казахстан кинемотографиясенә дә зур урын билгеләнеләчәк. Махсус кунаклар арасында Монреаль кинофестивале премиясе лауреаты, казах продюсеры Айбәк Ибраев, Кыргыз актеры, Алексей Баталов укучысы Марат Җантәлиев, кыргыз режиссеры һәм сценарий авторы Эрнест Габдеҗаббаров булачак. Шулай ук фестиваль программасына Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан махсус фильмнар секциясе кертелгән.

Быел Казан кинофестивале аерым игътибар “Төрки дөнья” (Төркия) Халыкара документаль кино фестиваленә һәм Асуан халыкара хатын-кызлар киносы фестиваленә (Мисыр) биреләчәк. Шушы көннәрдә фестиваль фильмнары белән беррәттән “Россия — ислам дөньясы” темасына багышланган эшләр дә күрсәтеләчәк.
  
“Узенең 14 еллыгына Казан кинофестивале төгәл максатына иреште. Үсеш елларында “мөселман” сүзенең мәгънәсе янында күп бәхәсләр булса, бугенге көндә исә Казан кинофестивале җитди кинофорум, сабырлык, милләтара һәм динара хезмәттәшлек, тынычлык һәм татулык фикерен әйдәп баручы фестиваль. Безне акыллы һәм интеллектуаль киноны үстеруче җитди, зур фестиваль буларак танып беләләр. Шуңа күрә быел без фестиваль чикләрен киңәйтәбез. АКШ һәм Япония дөньякүләм кино индустриясенә зур игътибар бирәбез, Урта Азиянең үзенчәлекле кинематографына, үзебезгә һәм тамашачыбызга төрки дөняның хатын-кыз кинематографына күзләребезне ачырга телибез. Европа һәм Көнчыгыш белән танышу аркылы без бөтен игътибарыбызны киноның дөньякүләм казанышларына юнәлтәбез”, - дип билгеләде Казан кинофестиваленең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 4 сентябрдән 10 сентәбргә кадәр Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән узачак.