Казан кинофестивале 2020 елның сентябрендә узачак
К ленте новостей

Казан кинофестивале 2020 елның сентябрендә узачак

17 Апреля 2020

XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2020 елның 4-9 сентябрендә узачак. Бу карарны ТР Мәдәният министрлыгы һәм фестивальнең оештыру комитеты кабул иткән. Оештыручылар билгеләнгән вакытка барлык чикләүләр дә бетәр һәм кинофорум гадәти форматта узар дип өметләнә. Шулай да чараларның бер өлеше онлайн-форматка күчерелергә мөмкин: бүген моның өчен тиешле технологияләр җитештерелә. Гаризалар кабул итү 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Пандемиягә карамастан, гаризалар бик кызу темп белән арта бара: 15 апрель белешмәләре буенча, 41 илдән 398 фильм юлланган; география гадәттәгечә киң – Швециядән алып, Австралиягә, АКШдан алып, Малайзиягә кадәр. Бәйге номинацияләрендә берникадәр үзгәрешләр кертелгән: фестиваль бүләкләре өчен 2020 елда 12 тулы метражлы нәфис фильм, 10 тулы метражлы документаль кинотасма, 20 кыска метражлы нәфис фильм һәм “Милли программада” 10 фильм көч сынашачак. Бәйгедә катнашуга 2019 елдан иртәрәк җитештерелгән фильмнар кабул ителми. Сайлап алу комиссиясен танылган кино белгече, кинотәнкыйтьче Сергей Анашкин (Россия) җитәкләячәк. Аның командасына кино белгече Светлана Слапке (Германия), шулай ук тарихчы һәм культуролог, Яңа культурология институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россиядә мәдәниятара диалог тәҗрибәләрен һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторанты Нина Кочеляева (Россия) кушылачак. «Сергей Анашкин белән Светлана Слапкеның безнең фестивальдә эшләү тәҗрибәсе бар, алар үзләрен югары дәрәҗәдәге белгечләр буларак танытты, - ди «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. - Светлана Слапке Европа киносын бик яхшы белә, бик күп халыкара кино фестивальләренә йөри. Сергей Анашкинның аеручы кызыксынган өлкәсе – ул Азия киносы, шул ук вакытта ул дөнья киносының көн кадагында булган һәр нәрсә белән хәбәрдар. Аларга быел Нина Кочеляева кушылачак. Нина – танылган белгеч, Сочида уздырылучы SIFFA кинофестивале директоры. Сайлап алучылар кабул ителгән фильмнарны карап, бәяләп кенә калмый, үзләре башка кино фестивальләрендә караган, безнең кинофорумга бер дигән туры килердәй кинотасмаларны да тәкъдим итеп, Казан кинофестивале программасын төзүдә актив катнаша». Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм хаклыкка өндәгән (авторның дин үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча) Россия һәм дөнья кинематографиясе эшләре кабул ителә. Кинофорумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә». Оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләр Шурасы, “Татаркино” дәүләт учреждениесе, “РФ кинематографистлар шурасы”ның Татарстан бүлеге катнашуында. Фестивальнең партнеры - «Россия – исламский мир» стратегик күзаллау төркеме. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән уза.