«Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» премияне «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тапшырачак
К ленте новостей

«Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» премияне «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тапшырачак

2 Августа 2022

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк «Россия – Ислам дөньясы» программасының фильмнар исемлеге билгеле булды. Гадәттәгечә, программа әлеге төркемгә кергән илләр мәдәниятләренең күптөрлелеген күрсәтүне максат итеп куя.

Быел әлеге конкурстан тыш бүлеккә Мисыр, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Иран, Төркия, Таҗикстан һәм Россия режиссерларының эшләре кергән. Моннан тыш, тамашачыларга Иран белән Әфганстанның копродукциясе дә тәкъдим ителәчәк.

«Программа бу илләрнең мәдәниятләрендә салынган кыйммәтләргә карап төзелә. Фильмнар геройларының тарихлары да тамашачыга аларның кыйммәтләре аша күрсәтелә: теге яки бу ил мәдәнияте дә шул күзлектән ачыла», - дип ассызыклады фестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева.

Аның әйтүенчә, кинотасмаларның төп юнәлеше булып мәхәббәт, дуслык, гаилә кебек категорияләр тора.

«Россия – Ислам дөньясы» программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://kazan-mfmk.com/news/news/programma-rossiya-islamskiy-mir2022/

Исегезгә төшерәбез, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә узачак.