Ирада Әюпова: Кинофестиваль максатларының берсе – фильмнарны прокатчыларга җиткерү
К ленте новостей

Ирада Әюпова: Кинофестиваль максатларының берсе – фильмнарны прокатчыларга җиткерү

11 Сентября 2023

Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең мөһим юнәлешләренең берсе дип катнашкан фильмнарны прокатчыларга җиткерү максатын атый.

 «Бу кинофестиваль киләчәге өчен әһәмиятле юнәлеш. Фестивальнең төп бурычларының берсе фильмның сәнгати кыйммәтен билгеләү генә түгел, аның алга таба язмышын билгеләү дә», – диде министр Казан кинофестивале ябылу тантанасы алдыннан журналистларга. «Моны, беренчедән, лаеклы прокатчылар, икенчедән, матбугат белән аралашу, аеруча халыкара журналистлар, профессиональ кино басмалары аша эшләп була», – дип дәвам итте ул.

Ирада Әюпова Министрлар Кабинетында җыелып кинофестиваль нәтиҗәләре буенча фикер алышынуын әйтте. Утырышта катнашучылар беренче чиратта фильмнарның профессиональ сайлануын, киң географиясен билгеләп үткән. Әмма мәгълүмати яктырту ягын көчәйтергә кирәклеге билгеләп үтелгән, дип яза "Татар-Информ" МА. «Бер кызыклы тәкъдим бар – берәр илне партнер итеп алырга мөмкин. Бу гарәп илләренең берсе булырга мөмкин. Бу партнерлык мәгълүмати яктырту ягына да карый. Безнең кинофестивальдә күрсәтелгән фильмнар киң прокатка лаеклы эшләр», – диде ул.