Гавами урыннары бинасында Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
К ленте новостей

Гавами урыннары бинасында Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

6 Сентября 2023

6 сентябрьдә Гавами урыннары күргәзмә залларында Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Күргәзмә экспозициясендә фотосурәтләр, фильм афишалары, шулай ук бөтен республика буенча җыелган кинопрокат һәм төшерү тарихының уникаль экспонатлары бар.

Күргәзмәне ачып, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова: “Татарстанда кинематографның бик зур һәм бай тарихы бар. Бу күргәзмәне без бөртекләп җыйдык. Монда тәкъдим ителгән күп кенә экспонатлар бер экземплярда сакланган,” – дип белдерде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: “Бүген тарихи көн. Мөселман киносы фестивале кысаларында беренче тапкыр Татарстан кинематографының 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы бренды булган Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган күргәзмә проекты ачыла. Соңгы 7 елда кино өлкәсендә җитди үзгәрешләр бара. Моның өчен Татарстан Республикасының җитди ресурс базасы бар. Бу “Татаркино”, Татарстан Кинематографистлар берлеге, Казан дәүләт мәдәният институты да”.

Монда, күргәзмә залында, көн дәвамында архив һәм заманча кинотасмаларны күрергә мөмкин булачак. 6 сентябрьдә күргәзмә залларында 95 ел элек Кремль диварларында төшерелгән «Булат-Батыр» картинасын, «Сабантуй буяулары» кинолентасын һәм «Күктау – күк тавы» фильмын күрсәтелә.

Кино күрсәтүләр 7, 8 һәм 9 сентябрьдә дәвам итәчәк. Бу көннәрдә «Зөләйха», «Бибинур», «Рудольф Нуриев. Рудик», “Әпипә”, “Тарлан” һәм башка фильмнарны карарга мөмкин булачак.. Күргәзмә 2023 елның 9 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Керү бушлай.