Эльджон Габбасов XV Казан кинофестивалендә Үзбәкстанның тавышсыз киносы белән таныштырды
28 Апреля 2019
Новости
XV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә "Мир" кинотеатрында Үзбәкстаннан килгән режиссер һәм сценарист Эльджон Габбасов белән иҗади очрашу узды. Ул тамашачыларны ике картина - Вячеслав Висковскийның "Минарет смерти" (1925) һәм Михаил Доронинның "Вторая жена" (1927) фильмнары белән таныштырды.
Бу фильмнар тавышсыз кинематограф чорында төшерелгән. Габбасов үз командасы белән Үзбәкстанда төшерелгән тавышсыз киноларны торгызуын хәбәр итте. Аның төркеме архивларда эзләнә, табылган эпизодларны тоташтыра, фильмның оригиналында яңгыраган көйләрне һәм субтитрлар өсти. Торгызылган фильмнар исемлегендә барлыгы 20 картина. Алар арасында "Солнечное счастье" (1926), "Чадра" (1927), "Крытый фургон" (1928), "Из-под сводов мечети" (1928), "Её право" (1931) фильмнары бар.
"Үзбәкстан - Урта Азиядә киноның туган җире. Монда 1920 еллар уртасында беренче уен фильмнары төшерелгән. Безнең команда онытылганнарны торгызырга тырыша, чөнки тарихтан башка без беркем түгел. Кая баруыбызны белү өчен каян килүебезне белергә кирәк", - дип сөйләде Эльджон Габбасов.
"Минарет смерти" - Урта Азиядәге беренче тавышсыз фильм. Аны 1925 елда Бохарада төшергәннәр. Совет тәнкыйтьчеләре аны җитди түгел дип санаган, кабул итмәгән. Вакыйга үзәгендә - Хива ханының кызы Җамал һәм апасы Салиха. Алар Бохарадан Хивага барырга чыга. Юлда кәрванга юлбасарлар һөҗүм итә. Төркемнең атаманы Кур-башы Җамалның гүзәллегенә таң кала, ләкин кыз юлбасарның мәхәббәтен кире кага. Атаманның канизәге кызларга качарга ярдәм итә. Соңрак кызлар Бохара әмиренең хәрәменә эләгә. Әмирнең улы Җамалга өйләнергә тели. Кыз каршы килә һәм аны манардан ташларга җыеналар. "Урта Азия кинематографын читтән килгән төрле милләт кешеләре - гастрольдәге режиссерлар, артистлар барлыкка китергән. Мәсәлән, бу фильмда атаман ролен сезнең ватандаш - совет татар актеры, театр режиссеры, СССР халык артисты Хәлил Әбҗәлилов уйнаган", - дип ассызыклады Үзбәкстан кунагы.
"Вторая жена" - үзбәк хатын-кызлары төшкән беренче фильм. Аңарчы хатын-кызларны уйнау өчен чит ил артисткаларын чакыра торган булганнар, чөнки җирле хатын-кызларга йөзләрен ачарга ярамаган. Вакыйга Урта Азиядә Совет хөкүмәте кабул ителүнең беренче елларында бара. Ул ике ахирәт - Адолят белән Кумри исемле кызларның язмышына бәйле. Беренчесе иренең һәм аның беренче хатынының начар мөнәсәбетеннән интегә. Ул мәкер һәм күралмау атмосферасында яши. Ә икенче кызның йортында мәхәббәт һәм аңлашу хөкем итә.
"Фильмнар күчеш чорында төшерелгән. Бу - искелек белән яңалык көрәшкән, иске гадәтләр үзгәргән вакыт. Картиналар шул чорда җәмгыятьтә барган вакыйгаларны чагылдыра. Иң гаҗабе - фильмнарны төшергәндә күпсанлы декорацияләр кулланмаганнар, махсус костюмнар әзерләмәгәннәр. Кешеләрнең үзләрен тотышы һәм кичерешләре табигый булган, - дип уртаклашты режисер. - Асылда, бу - тарихи чыганаклар. Без аларда иске Ташкентны күрә алабыз. Кызганыч, хәзер күп биналар сүтелгән. Казанда иске биналарның саклануы, төзекләндерелүе куандыра. Алардан тарих сулышы бөркелә”.
Эльджон Габбасов үз төркеменең “Кинолекторий" дигән медиа-курс булдыруын да сөйләде. Бу курс Үзбәкстанның тавышсыз киносы тарихын визуальләштерә. Проект РФ Дүәләт фильм фондында, РФ Красногорски кино-фото документлар архивы, Үзбәкстан республикасы Кино-, фото-, фонодокументлар дәүләт архивы, Үзбәкстан республикасы Фәннәр академиясенең Сәнгать белеме институты архивы, Үзбәкстанның кино сәнгате музеенда сакланган материаллар нигезендә эшләнгән.