Эльчин Мусаоглу: “Чын сәнгатьнең сәнгать булмаганнан төп аермасы – ул йөрәк”
13 Сентября 2021
Новости
13 сентябрь көнне, 16:00 сәгатьтә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале нәтиҗәләренә багышланган махсус матбугат конференциясе узачак. Журналистлар белән әңгәмәне быелгы кинофрумның жюри рәисе, Азәрбайҗан кинорежиссеры, сценарист, актер, продюсер, Документаль фильмнар һәм авторлык программаларны эшләүгә ярдәм җәмгыятен гамәлгә куючы Эльчин Мусаоглу, кино тәнкыйтьчесе, сценарист, GN Interpartners компанияләр төркеме башкарма директоры, фестивальнең жюри әгъзасы Валерия Байкеева (Россия), Казан кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова һәм быелгы кинофорумда Гран-при яулаган “18 килогерц” фильмы режиссеры Фәрхәт Шәрипов уздырачак.
Фестивальнең ябылу тантанасында Эльчин Мусаоглу билгеләп үткәнчә, быел кинофорумның конкурс программасында кешелекне гел борчыган темаларны күтәргән бик күп фильмнар күрсәтелде. Шуларның берсе – фестивальнең җиңүчесе – режиссер Фәрхәт Шәриповның “18 килогерц” (Казахстан) фильмы. Җиңүчене игълан иткәндә, жюри рәисе: “Чын сәнгатьнең сәнгать булмаганнан төп аермасы – ул йөрәк. Без кайвакыт моны күз уңыннан югалтабыз, әмма яшьләр ялганны шунда ук сизә. Безгә әле дә “Яшь булу җиңелме?” (“Легко ли быть молодым?” фильмына сылтама) дигән сорауга җавап табарга кирәк. Фәрхәт Шәрипов бу сорауга җавап бирергә тырышкан”, - дип белдерде.
XVII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең төп призыннан тыш, “18 килогерц” тасмасы “Иң яхшы оператор эше” өчен бүләк алды. 18 килогерц – ул өлкәннәр ишетми торган тавыш ешлыгы. Фильм туксанынчы еллар ахырында Алматада героин бумы вакытында Казахстанда яшүсмерләр белән барган вакыйгалар турында сөйли. Бу тарих баланың гаиләдән читләшү сәбәпләренең берсен аңлата. Санжар белән Жаг – иң якын дуслар, күп вакытларын бергә үткәрә, ирек турында хыялла, “Керү тыела” билгесе булган барлык урыннарны ача. Санжар йортында хәлләр яхшылардан түгел. Әнисе белән араларында якынлык юк. Ул кыйммәтле балдагын югалта һәм Санжардан шикләнә, соңрак аның белән сөйләшүдән туктый. Ә наркодилерларга һәрчак ялгыз йөргән яшүсмерләр кирәк тә инде. Яшүсмерне туган йортның җылысын һәм рәхәтен салкын бетон шәһәрнең асфальтланган урамнарына алмаштырырга нәрсә этәрә? Фильм шул сорауга җавап табарга тырыша.
Зара Есенаманның “Хардкор” повесте буенча төшерелгән бу кинотасма Казахстан прокатына 2021 елның февралендә чыга. Казан кинофестивале Фәрхәт Шәриповның кискен социаль эшен лаеклы бәяләгән бердәнбер кинофорум түгел. Узган елны “18 килогерц” фильмы Казахстан киносы тарихында беренче тапкыр 36-нчы Варшава халыкара кинофестиваленең Гран-приын алган. Соңрак фильм Котбус шәһәрендә (Германия) 30-нчы халыкара кинофестивальдә иң яхшысы дип табылган (“Иң яхшы яшьләр фильмы” номинациясендә җиңү). Хәзерге вакытта Фәрхәт Шәрипов чираттагы фильмын төшерә. Автор анда да сайланган темасыннан чигенми – ул янә наркомания темасын күтәрә, ләкин яңа эшендә сүз хәзерге чынбарлык хакында бара.
Танылган kinopoisk.ru сайтында “18 килогерц”ны югары бәялиләр, анда фильм турында берничә фикер дә укырга була. Аерым алганда, 10 баллдан 9-ны биргән тәнкыйтьче Юрий Володарский тасманы билгеле бер өметләр белән карый башлавын билгеләп үткән. “2019 елда, киножурналист буларак, өлешемә Мәскәү халыкара кинофестиваленең бөтен программасын карау бәхете төште. Гран-прины ул елны Фәрхәҗ Шәриповның “Тренинг личностного роста” фильмы алды. Аның киләсе эше алдагысыннан ким булмас дип өметләндем. Минем өметләрем тулысынча акланды”, - дип язган ул.
Володарский сүзләре буенча, “18 килогерц”ны караганда, фильмның документаль булмавын гел истә тотарга кирәк. “Эш төшерү яки монтажлау үзенчәлекләрендә түгел, юк. Барысы да чынбарлыкта, Советлар Союзыннан соңгы киңлектә, 20-нче гасыр азагы һәм 21-нче гасыр башында яшәгән кешеләргә көндәлек һәм яхшы таныш. Экранда без шәрә, чистартылган тарихны түгел, ә тере тыгыз фонны, бик күп тарихка бай тормышны күрәбез, режиссер шул тарихларның берсен бераз алгы планга чыгарган”, - дип саный ул. Володарский актерлар эшен дә, фильмдагы музыканы да югары бәяләгән: “18 килогерц” – ул өлкән кеше ишетмәслек ешлык, ләкин бер-береңне йөрәк белән тыңларга өйрәнергә була”, - дип нәтиҗә ясаган ул.