Казан кинофестиваленең программа директоры – Сергей Лаврентьев булды, ә махсус кунагы – Дэнни Гловер
К ленте новостей

Казан кинофестиваленең программа директоры – Сергей Лаврентьев булды, ә махсус кунагы – Дэнни Гловер

30 Марта 2018

Танылган кино белгече, «Ника» Россия кино сәнгате академиясе академигы Сергей Лаврентьев XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең программа директоры булды. Элегрәк ул озак еллар Татарстанда кинофорумның сайлап алу комиссиясен уңышлы җитәкләгән.

Казан кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе яңа профессионаллар белән артты. Венгрия кино белгече Иван Форгач һәм Россия кино тәнкыйтьчесе Сергей Анашкин белән рәттән конкурска гаризаларны, безнең Казан кызы, сценарий авторы, ВГИКны тәмамлаган Наргиз Нуреева да сайлыячак.

Бүгенге көнгә фестиваль дирекциясенә 200 гә якын гариза керде: Мисырдан, Төркиядән, Ираннан, Һиндстаннан, Кытайдан, Гыйрактан, АКШтан, Грециядән, Германиядән, Палестинадан, Иорданиядән, Непаладан, Әзербайҗаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстанан һәм башкалар. Сайлау комиссиясе гаризаларны 1нче июньгә кадәр кабул итә.

Фестивальнең дәрәҗәле кунаклары Дэнни Гловер - америка актеры һәм җәмәгать эшлеклесе, “Эмми”, “MTV”, АКШ киноактерлары гильдиясе премияләре иясе, совет һәм Россия театр һәм кино актеры Эммануил Виторган, шулай ук бүтән танылган Россия, Европа, Азия, Гарәп илләре кино әһелләре була.

Фестивалҗгә әзерләнү турындагы тулырак мәглүмат апрель уртасында узачак брифингта әйтеләчәк.
2018 елның 4 сентябреннән 10 сентябренә кадәр XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак.

Безнең белән булганыгыз өчен Рәхмәт!