Казан кинофестивалендә жюри рәисе итеп беренче тапкыр хатын-кыз билгеләнде
К ленте новостей

Казан кинофестивалендә жюри рәисе итеп беренче тапкыр хатын-кыз билгеләнде

17 Июля 2018

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составы игълан ителде. Конкурс программасындагы фильмнарны дөньяның 11 иленнән 12 эксперт бәялиәчәк. Казан кинофорумының жюри рәисе булып беренче тапкыр хатын-кыз булачак – танылган төрекмәнстан актрисасы, СССРның халык артисты Май-Гозель Аймедова.

Жюри составында: актер, сценарист, фильмнар режиссеры, продюсер Марек Пробош (США), режиссер-документалист Эмануэль Джероза (Италия), Оран халыкара киносы фестиваленең директоры Седдики Ибрагим (Алжир), кинорежиссёр, сценарист, продюсер Эрнест Абдыжапаров (Кыргызстан), СССРның дәүләт премиясе лауреаты, режиссер Шухрат Махмудов (Узбекистан), кинорежиссер Рашид Фершиу (Тунис), кинорежиссер Октай Миркасыйм (Азербайджан), киновед, кинокритик Шериф Авад (Египет), Санкт-Петербург кино и телевидения институтының профессоры, документалист Елена Плугатырева (Россия) эшлиячәкләр. Жюри эшендә катнашу өчен, 2017 елда узган Казан халыкара фестиваленең “Холод Каландара” фильмы буенча гран-при иясе, режиссер Мостафа Кара (Төркия) чакырылган. Шулай ук, 2018 фестивалендә жюри әгъзасы булып Татарстанның танылган хатын-кыз-сәясәтчесе һәм мәдәният эшлеклесе, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры, Зилә Вәлиева (Россия) булачак. Ул оештыру комитетының беренче рәисе, Казан кинофорумына нигез салучы һәм кинофорум уздыру идеясе белән рухландыручыларның берсе булып тора.

Экспертларга конкурс программасындагы 65 фильмны бәяләргә туры киләчәк (шорт-лист kazan-mfmk.com сайтында нәшер ителгән). Гадәттәгечә конкурс программасына дүрт төп номинация кертелгән (полнометражное һәм короткометражное, уен һәм документаль кино), шулай ук “Яшь Россия” номинациясе (Россия яшь режиссерларының конкурс эшләре) һәм “Милли конкурс” (Татарстан Республикасы җитештергән яки татарстан режиссерларының фильмнары).

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сентябрдән 10 сентябргә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау партнерлык төркеме булышлыклары белән үтәчәк. Фестиваль ачылышы гадәттәгечә КРК “Пирамида” да, ә ябылышы «Эрмитаж» концерт-холлында узачак.

Төп программа “Ривьера” күңел ачу комплексындагы “Алмаз Синема Порт” кинотеатрында булачак: биредә бер үк вакытта өч залда конкурс һәм конкурстан тыш фильмнар күрсәтеләчәк, шулай ук фестивальнең презентациясе узачак. Параллель программа “Мир”кинотеатрында узачак.