"Алтын минбар" кинофестиваленең "Документаль фильмнар" программасында катнашучылар белән матбугат конференциясе узды
8 Сентября 2025
Новости
"Алтын минбар" XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында "Документаль фильмнар" конкурсында катнашучы режиссерлар белән матбугат конференциясе узды. Үз эшләре турында Гөлтен Таранч (Төркия), Бай Хәйруллин (Россия), Навроза Бийназова (Үзбәкстан), Ранаджит Рэй (Һиндстан), Мехди Гаванати (Иран), Марва Али Эльшаркави (Мисыр), Иван Болотников (Россия), Йонес Бен Хаджрия (Тунис) сөйләделәр.
Режиссер Навроза Бийназованың динамик рәвештә барган үзбәк фильмы тасвирланышы Үзбәкстандагы фотосурәтне үстерүгә тарихи экскурсия ясарга мөмкинлек бирә. Фильмда кино документларын һәм аудиоматериалларны торгызу процессы күрсәтелә.
"Казанга килгәч, зур кызыксыну белән шәһәрне карап, танышып йөрдем. Үзбәкстан кинофондының 80 еллыгы уңаеннан ясалган минем фильм сирәк архив кадрларның коллекциясе булып тора. Картина өстендә эшләү барышында мин гаҗәеп күренешкә тап булдым: бер йөз ел элек булган хрониканы карап, сез ул чор кешеләренең йөзләре нинди гаҗәеп җәлеп итүчән һәм экспрессив булуын күрерсез. Бу кинематография тарихына яңача карарга мәҗбүр итүче оптик феномен ", - дип билгеләп үтте Навроза Бийназова.
Режиссер Марва Али Эльшаркавиның "Кыз хыялы ритмнары" новаторлык фильмында лейтмотив булып гарәпләрнең зур социаль проблемасын чишү юлын эзләү тора, ул вакытта ата-аналар улларына кызларына караганда яхшырак мөнәсәбәттә була. Сюжет буенча, Мисырның көньягында урнашкан бер авылда өч яшь кыз консерватизмнан аерылмалы булган үз хыяллары турында белгертергә батырчылык итә.
"Минем кыска метражлы фильм - кызларның тәэсирле хикәясе, алар җәмгыятьнең патриархаль нигезләренә каршы чыгып музыка коралларында уйнарга өйрәнергә мөмкинлекне даулый. Бу картина - мәгариф турында хикәя түгел, ә сәнгать дөньясына керү мөмкинлегенә чын күңелдән шатланган яшь мисыр хатын-кызларының тормыш юлын күрсәтү", - дип уртаклашты Марва Али Элшаркави.
Иранда иртә никах һәм ярлылык проблемалары турында режиссер Мехди Гаванатиның "Югалган сезон" исемле кызыклы һәм оригиналь Иран фильмы сөйли. Останың төрле фильмнарында документалистика аша мавыктыргыч хикәя булдыру бурычы күзәтелә. Режиссерлыктан тыш, кинематографист Иранның милли тапшырулар компаниясе, шулай ук "Әл-Җәзира" документаль каналы өчен күп санлы проектлар өстендә дә эшли.
"Картина җиде ел дәвамында төшерелә. Фильмда халыкның дини һәм традицион нигезләре корбаны булган кызның тормышы күрсәтелә. Төп герой белемгә сусаган кыз, укырга омтылганлыгы сәбәпле каршылыкларга дучар була. Аның язмышы - хәзерге Ирандагы меңләгән хатын-кызның үз теләкләреннән баш тартырга мәҗбүр булганнарның берсен күрсәтә", - дип ассызыклады Мехди Гаванати.
"Документаль фильмнар" номинациясендә Россияне берьюлы ике фильм тәкъдим итә. Беренчесе – режиссер Елена Демидованың "Ноехон утравы". Фильмда Бурятия Республикасында сарык үстерүгә юнәлдерелгән "Социаль отара" проекты турында сөйләнә.
"Бу фильм күренекле режиссер Елена Демидованың соңгы әсәре буларак проектка материал җыю өчен ул Бурятиядә сигез тапкыр барды. Ул бакыйлыкка күчкәч, хезмәттәшләре, дуслары һәм иҗат коллективы тасманы урнаштырырга булышты. Хикәянең үзәгендә - авыл халкына ярдәм итү өчен махсус программада эшләгән сарык көтүче буддистлар һәм аларның рухи лидеры тарихы. Аның инициативасы мохтаҗ гаиләләргә сарык утарларын түләүсез бирүдән гыйбарәт: токым барлыкка килгәч, көтүнең бер өлеше башка йортка күчерелә. Шулай итеп, үзара ярдәмнең һәм хезмәтнең бердәм түгәрәге барлыкка килә ", - диде кино продюсеры Иван Болотников.
Программада икенче Россия фильмы - Татарстан режиссеры Бай Хәйруллинның "Казан җөе" күрсәтелә. Картинада уникаль татар милли аяк киеме җитештерүнең үзенчәлекләре турында сөйләнә.
"Картина өстендә эшләү минем өчен гаҗәеп милли мәдәният дөньясын ачты: мин читекләр булдыру процессына тирәнрәк кереп кенә калмыйча, аның әһәмиятен һәвәскәрләр - татар биюләре призмасы аша да тоеп күрсәтә алдым. Бу тәҗрибә мине һөнәрне җитди өйрәнүгә рухландырды, һәм хәзер минем алдымда мөһим миссия тора - безнең бәяләп бетергесез мирасыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру ", - дип хәбәр итте Бай Хәйруллин.
Төркиядә грек һәм болгар эмигрантлары нәселләре тормышы белән танышырга режиссерлар Раджип Таранч һәм Гөлтен Таранч иҗат иткән "Бабам йорты" исемле матур төрек кинокартинасы ярдәм итә. Сюжет буенча Буче атлы кеше югалган нәселне табу һәм үзенең үзенчәлеген аңлау өчен Төркия, Греция һәм Болгарияга тарихи эзләр буенча сәяхәт итә.
Гультен Таранч Казанга килү турындагы тәэсирләре белән уртаклашты: "Мин төрле халыклар традицияләре гармонияле бәйләнгән төбәктә булдым. Монда һәр почмак тарих белән сулый һәм үзенчәлекле мәгънәгә ия ".
Режиссер Ранижит Рэяның "Курчаклар үлми" һинд фильмы тамашачыларны уенчыклар ясау белән шөгыльләнүче бик ярлы кешеләр дөньясына кертә. 2024 елда фильм документаль һәм кыска метражлы Халыкара 16-нчы кинофестивалендә иң яхшы операторлык эше өчен бүләкләнә.
"Мин уникаль курчаклар ясап, әтисенең эшен дәвам итүче остаз тарихын күрсәттем. Буыннан-буынга күчә торган традицион һөнәрчелек бүген әкренләп үткәннәргә күчә, хәзерге дөньяда популярлыгы да арта бара. Фильм өстендә эш биш ел дәвам итә, 2018 елдан төшерү төркеме картинаның һәр детале өстендә тырышып эшли. Картина җитештерү процессы пандемияга бәйле сизелерлек сузылды ", - дип билгеләп үтте Ранаджит Рэй.
Йонес Бен Хаджрийның "Бу сәнгать" фильмы Париждан китеп, туган җиренә кайткан Тунис рәссамының уникаль сәнгати күренеше белән таныштыра.
"2024 елда "Алтын минбар"да катнашу бәхетенә ирештем. Бүгенге Казанга килүем белән тагын да канәгать, чөнки минем әсәрләр берьюлы ике конкурс программасына - "Документаль фильмнар" һәм "Анимацион фильмнар"га сайланып алынды. Фильмнар ике тапкыр: премьерада һәм фестивальдә "туа" дип ышанам. Кинофорумда үз проектларыгызны тәкъдим итү мөмкинлеге - бу хезмәттәшләр-режиссерлар белән иҗади алмашу һәм диалог өчен зур мөмкинлек. Минем өчен бу мәйданда кабат булу аеруча кыйммәт ", - дип нәтиҗә ясады Йонес Бен Хаджрия.
Исегезгә төшерәбез, 5-9 сентябрьдә Казанда үткәрелүче «Алтын минбар» фестивале Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме күрсәткән кино проектлары исемлегенә кертелде һәм «Россия - Ислам Дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә. Форум девизы: "Мәдәни багланышлар аша бердәмлек".