«Алтын мөнбәр» ХХ Казан халыкара кинофестиваленең шорт-бите әзер
2 Июля 2024
Новости
«Алтын мөнбәр» ХХ Казан халыкара кинофестиваленең шорт-бите чыгарылды. Татарстан башкаласында 6-11 сентябрьдә узачак форумның конкурс программасына 50 фильм кергән.
Регламент нигезендә, фестивальдә катнашу өчен үз фильмнарын тәкъдим итәргә теләүчеләр бу хакта Дирекциягә 1 июньнән дә соңга калмыйча рәсми рәвештә белдерергә тиеш. Быел оештыру комитетына дөньяның 47 иленнән барлыгы 814 гариза килгән.
Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча фестивальнең конкурс программасы төзелгән, аңа 27 илдән: Россия, Казахстан, Иран, Төркия, Үзбәкстан, Таджикистан, Алжир, Бангладеш, Һиндстан, Шри-Ланка, Пакистан, Непал, Марокко, Тунис, Сенегал, Кытай, Швейцария, Малайзия, Куба, Мисыр, Гыйрак, Оман Солтанлыгы, Согуд Гарәбстаны патшалыгы Әл-Әхса, Мавритания Ислам республикасы, Аргентина, Яңа Зеландия, Япония – 50 фильм кергән. «Тулы метражлы уен фильмнары», «Кыска метражлы уен фильмнары», «Документаль фильмнар», «Анимацион фильмнар» номинацияләрендә 10шар картина һәм Татарстанга багышланган яисә республика турында төшерелгән фильмнарны берләштерүче Милли конкурста 11 эш тәкъдим ителгән.
Өченче ел рәттән сайлап алу комиссиясен тарих фәннәре кандидаты, сәнгать белгече, Яңа мәдәният институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең мәдәниятара диалог практикаларын һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторы Нина Кочеляева (Россия) җитәкли. Конкурс программасын традицион рәвештә филология фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Россия Ислам Институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин һәм фәлсәфә һәм сәнгать белеме докторы, кино белгече, Үзәк Азия һәм Төркиянең мәдәният һәм кино турындагы мәкаләләр авторы, «Евразия Глобаль Коннектинг» агентлыгы генераль директоры Светлана Слапке (Германия), Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Рушан Аббясов төзегән.
Фестивальгә гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрен чагылдырган, тынычлык урнаштыру, дин һәм гуманизм идеяләрен чагылдырган Россия һәм чит ил кинотасмалары кертелгән.
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале ел саен киңкырлы географиясе булган күпсанлы гаризалар килүе белән аерылып тора. Халыкара конкурска һәм «Россия – Ислам дөньясы» программасына 30дан артык ил-катнашучы кертелде. Быел кызыклы копродукция комбинацияләре күзәтелә. Мәсәлән, кыска метражлы уен картиналары арасында Кытай, Швейцария һәм Малайзия кинематографистлары тарафыннан төшерелгән «Җәй азагы шигърияте» фильмы, ә «Документаль фильм» номинациясендә Марокко һәм Куба режиссерларының «Ирексездән кубалылар» кинотасмасы тәкъдим ителгән, - дип аңлатма бирде сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева. - Фестиваль региональ төрлелек белән беррәттән яңа илләр белән дә тулылана, бу форумның глобаль тенденцияләрен күрсәтә».
Н.Кочеляева сүзләренчә, соңгы елларда сайлап алу комиссиясе әгъзалары арасында үзара эш итүнең максималь нәтиҗәле схемасы булдырылган: «Светлана Слапке, Тимур Шәйхуллин белән елдан-ел бер-беребезне яхшырак аңлыйбыз. Әгәр элек сайлап алу комиссиясе үз өстенлекләрен яклап озак бәхәсләшкән булса, хәзер без җайга салынган координация һәм үзара эш итү моделен булдырдык. Сайлап алу комиссиясе рәисе буларак, мин хезмәттәшләремнең зәвыгын һәм фикерләрен мөмкин кадәр исәпкә алырга тырышам. Без һәрвакыт «Алтын мөнбәр» программасын төрле һәм кызыклы итә торган вариантлар табарга омтылабыз».
Шулай ук Нина Кочеляева программада тәкъдим ителгән картиналарның төп тенденцияләрен билгеләп үтте. «Бу, нигездә, гаилә кинотасмалары, традицион кыйммәтләрне саклый һәм үстерә, кеше мөнәсәбәтләрен беренче урынга куя торган фильмнар. Программада мөселман проблемалары белән турыдан-туры бәйле булмаган картиналар барлыкка килсә дә, алар этик һәм әхлакый нормаларга җавап бирә, - дип ассызыклады Н.Кочеляева. - Сайлап алу комиссиясе эшенең төп принцибы булып тәкъдим ителгән кинотасмаларның сыйфаты тора. Фильмнар югары сыйфатлы параметрларга җавап бирергә һәм кинематография күзлегеннән якты һәм тәэсирле булырга тиеш. Әлбәттә, картиналар Исламда тыелган практикалар белән бәйле темаларга булырга тиеш түгел.
Сайлап алу комиссиясе рәисе сүзләренчә, быел төрле шартларда кешелек сыйфатларын трансляцияләүче кинотасмаларга өстенлек бирелгән: «Кешенең ихтыяҗлары һәм сәләтләре темасы, шулай ук шәхеснең сайлау алдында калу ситуацияләре белән бәрелешүе – форумның төп программасында иң киң таралган темаларның берсе. «Бауырына Салу» (Казахстан) һәм «Фурулу» (Алжир) картиналарында авыр шартларда калган балалар язмышы тасвирлана. Безнең өчен программаның тамашачылар өчен кызыклы булуы мөһим иде».
«Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең шорт-бите белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://kazan-mfmk.com/tat/news/news/altyn-m-nb-r-khkh-kazan-khalykara-kinofestivalene-konkurs-progr...

Поделиться