Алириза Ходайбозоргы: «Кыска метражлы кино - ул мөстәкыйль сәнгать»
К ленте новостей

Алириза Ходайбозоргы: «Кыска метражлы кино - ул мөстәкыйль сәнгать»

27 Апреля 2019

Бүген конкурс программасына кергән кыска метражлы фильмнарның режиссерлары XV КХМКФ матбугат үзәгендә матбугат конференциясендә үзләренең эшләре белән таныштырды. Журналистларның сорауларына «Брат» фильмы режиссеры Чия Сьен Лоу (Малайзия, Тайвань), «Асан» фильмының икенче режиссеры һәм сценарист Фәризә Җаханова (Казахстан) һәм Алириза Ходайбозоргының «Забой» фильмын төшерүчеләр катнашты.

Очрашу башында фестиваль кунаклары кыскача гына конкурс программасына кергән фильмнары турында сөйләде.

«Брат» фильмы кан туганы булмаган, төрле расага караган абыйлы-энеле егетләрнең мөнәсәбәте турында. Аңлашылмаучанлыкларга карамастан, алар уртак тел таба һәм раса киртәләрен җимерә. «Фильмымда мин Малайзиядәге кешеләрнең тормышын күрсәтергә тырыштым. Монда 3 раса вәкилләре яши, алар арасында низаглар, аңлашылмаучанлыклар, аралашуда проблемлар булгалый. Бу фильм белән мин бөтен кешеләрнең туганнар булуын искә төшерергә теләдем. Без бер-беребезне яратырга һәм гармониядә яшәргә тиеш», - дип белдерде Чия Сьен Лоу. Бу фильмны Малайзиядә күрсәтергә җыенмыйлар, автор анда аны «кабул итә алмаслар» дип саный.

«Мин бу глобаль теманы Малайзиядә дә күтәрергә теләр идем. Ләкин әлегә халыкара фестивальләрдән башларга булдым», - дип белдерде фильмның режиссеры.

«Забой» фильмы бер сыеры гына булган гади авыл гаиләсе турында. Гаиләсен туендыру өчен гаилә башлыгы шул бер малны да сатарга мәҗбүр. Аның Даун синдромы белән авыручы улының моны ишетеп кәфе төшә һәм ул сыерны чыгарып җибәрә. «Без бу теманы Иран халкына һәм бөтен дөньяга ерак авыллардагы тормышны күрсәтү өчен сайладык. Зур шәһәрләрдә авыл кешеләренең ничек яшәвен күз алдына да китермиләр. Фильмда андагы тормышның никадәр авыр булырга мөмкин икәнен күрсәттек. Бу картина гади кешеләр турында», - дип аңлатты Алириза Ходайбозоргы.

Режиссер Берик Җахановның «Асан» фильмы әтисен күмәргә баручы 17 яшьлек егет турында. Ул аны гаиләне ташлап китүе өчен гафу итә алмый һәм күмәргә әнисе сораганга гына бара. Ләкин нәкъ менә әтисенең үле гәүдәсе белән очрашу геройга олыгаеп китәргә, үзенең җиткән ир-ат, йорт хуҗасы булуын аңларга этәргеч була. «Фильмда режиссерның әтисен югалту белән бәйле шәхси кичерешләре дә чагылыш алган», - дип уртаклашты Фәризә Җаханова. Ул картина авторларының чынбарлыкка мөмкин кадәр якын булган вакыйга тудырырга омтылуын әйтте.

Режиссерлар проектларга дәүләтнең ни дәрәҗәдә ярдәм итүе турында да әйтеп узды. Алириза Ходайбозоргы Иранда кыска метражлы фильмнар 95 % очракта режиссерның үз акчасына төшерелүен әйтте. Дәүләт нигездә тулы метражлы фильмнарга акча бүлеп бирә.

Фәризә Җаханова сүзләренчә, Казахстанда режиссерларның кыска метражлы фильм төшерү өчен дәүләт ярдәмен алырга мөмкинлеге бар. «Бездә үзләре акча җыеп, авторлык киносы төшергән режиссерлар да бар. Соңрак алар кинофестивальләрдә катнаша. Без моны «партизаннар киносы» дип йөртәбез», - дип уртаклашты ул.

Чия Сьен Лоу Малайзиядә авторлык киносына дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелмәвен блдерде. Анда нигездә блокбастерлар төшерелә. Ә менә Тайвань хөкүмәте кыска һәм тулы метражлы документаль фильмнар өчен акча бирә.

«Кыска метражлы фильмнар - мөстәкыйль сәнгать. Ул һәр очракта да тулы метражлы фильмга күпер булып тормый. Кайбер темаларны нәкъ менә шундый кыска вакытта гына ачып була», - дип өстәде Алириза Ходайбозоргы.

Чия Сьен Лоу фильмының Казанда күрсәтелүенә шат булуын белдерде. Аның максаты - картинасын бөтен дөньяга күрсәтү.

«Мин моңарчы Казан турында белми идем. Монда футбол чемпионаты узганын гына ишеткән бар иде. Ләкин татар халкының гореф-гадәте, мәдәнияте белән танышкач, миңа барысы да ошады», - диде Алириза Ходайбозоргы.