7 сентябрьдә Александр Зацепинның 100 еллыгына багышланган концерт узачак
К ленте новостей

7 сентябрьдә Александр Зацепинның 100 еллыгына багышланган концерт узачак

14 Августа 2026

7 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә "Алтын минбар" XXII Казан халыкара кинофестивалендә "Кино һәм музыка" проекты кысаларында композитор Александр Зацепинның 100 еллыгына багышланган концерт узачак.

«Бриллиантовая рука», «Кавказская пленница», «Не может быть», «Земля Санникова», «Иван Васильевич меняет профессию», «31 июня», «Женщина, которая поет», «Центровой из поднебесья», «До свидания, лето», «Фантазии Веснухина», «Белый рояль» кинофильмнарыннан билгеле җырларны Асылъяр, Диана Дәүләтшина, Игорь Дмитриев, Альбина Кармышева, Регина Кашапова, Рөстәм Насыйбуллин, Дилә Нигъмәтуллина, Вил Усманов, Алина Шәрипҗанова, Максуд Юлдашев башкарачак.

Александр Зацепин 70 ел дәвамында кино һәм анимация өчен бик күп музыка иҗат итә. Аның фильмографиясендә 120 дән артык картина һәм күп кенә хитлар бар. Иң мөһиме, бу җырлар бүген дә актуальлеген югалтмый, яратып тыңлыйлар һәм җырлыйлар.

Концерт Г.Камал театрының Х.Такташ урамы, 74 адресы, Көнчыгыш залында узачак.

Билетлар сайтта: https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/repertoire/kino-i-muzyka-kontsert-k-100-letiyu-a-zatsepina/